Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сәясәт белгече Михаил Виноградов Татарстанның уңыш факторларын атады
Татарстан күп еллар дәвамында Россиядә күп кенә юнәлешләр буенча лидер булып кала. Мондый уңышның кайбер факторларын аерып күрсәтергә мөмкин. Сәясәт белгече, «Петербургская политика» фонды президенты Михаил Виноградов «Волга» экспертлар клубы утырышында шундый фикере белән уртаклашты, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.
«Беренчесе - төптән уйлау, система һәм трендларны күзәтә белү. Икенчесе - сәяси активлык. Өченчесе – биредә шуны яхшы аңлыйлар: эшләмәгән әйберне төзәтү түгел, ә моның ни өчен шулай килеп чыгуын аңлау мөһимрәк. Дүртенчесе – билгеле бер күләмдә бәхет елмаю. Шулай да була: кайсыдыр төбәктә барысын да акыл белән эшлиләр, әмма уңышка ирешмиләр. Татарстан биредә иң яхшы төбәкләрнең берсе статусын саклап калуы белән кызыклы», – дип белдерде эксперт.
Аның фикеренчә, Татарстанның киләчәккә билгеләгән ставкасы да кызыклы булып кала. Ул Иннополисны мисал итеп китерде, күпләр аңа нигез салганда бу авантюра дип санаган иде, ә нәтиҗәдә заманча зур шәһәр барлыкка килде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз