Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сәясәт белгече Миңнехановның Ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрне үстерүдә ролен белдерде

Татарстан, аерым алганда, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә зур роль уйный. Бу хакта «Татар-информ»га Сәяси тикшеренүләр институты директоры Сергей Марков белдерде.
«Гомумән, ислам дөньясы - ул бик зур киңлек, анда 500 миллионнан артык кеше яши. Бу дәүләтләр арасында бик интенсив үсә торган илләр дә бар, алар хәзерге тормышта инде әһәмиятле урын алган. Андыйлар арасында Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре бар. Ислам дөньясына халык саны бик зур булган илләр дә керә. Мәсәлән, 2024 елда икътисади үсеш темплары буенча иң яхшы ил булган Индонезия урын алган. Шулай ук алар арасында энергия чыганакларына бәяләр формалаштыруда мөһим роль уйнаучы дәүләтләр дә бар. Алар арасында Согуд Гарәбстаны, Россиягә каршы санкцияләрне урап узу буенча Россиянең төп партнеры булган Төркия. Болар барысы да РФ өчен мөһим Илләр, шуңа күрә алар белән мөнәсәбәтләрне җайга салганда ниндидер провайдер кирәк: бу мөнәсәбәтләрне алып бара торган төбәк», – дип билгеләде политолог.
Аның фикеренчә, мондый провайдерлар - Татарстан һәм өлешчә Чечня.
«Шул ук вакытта Татарстан куәтле һәм заманча икътисад хисабына провайдер булып тора. Моннан тыш, Татарстан ислам традицияләрен хөрмәт итә һәм заман белән бергә атлый торган төбәк. Башка ислам илләре арасында Татарстан белән Азәрбайҗан һәм Төркия генә чагыштырырлык. Һәм төрле илләрдәге бик күп ислам бергәлекләре, Татарстандагы кебек ислам традицияләренә хөрмәтне саклап, яшәү рәвеше турында хыяллана», - диде Марков.
Әмма ул санап үтелгән уңай мисалларның барысы да оештыруны таләп итүенә игътибар итте.
«Бу эшләрдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның роле бик зур. Барысы да автомат рәвештә гамәлгә ашырылмый, уникаль милли мәдәни үзенчәлекләрне исәпкә алып очрашулар уздырырга кирәк, бу очрашуларны уздыруга бюджетлар бүлеп бирергә кирәк, кешеләр һәм башка ресурслар кирәк. Ислам илләрендә шәхси мөнәсәбәтләргә зур игътибар бирелү сәбәпле, бу илләр лидерларының ТР җитәкчесе белән мөнәсәбәтләре зур әһәмияткә ия була», – дип саный агентлык әңгәмәдәше.
Аның сүзләренчә, Көнбатыш илләре һәм Ислам дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләр үзенчәлекләре бик нык аерыла.
«Күпләр моны аңламый, әмма ислам илләре мөнәсәбәтләре Көнбатыш илләре мөнәсәбәтләреннән стилистикасы белән аерыла. Европалылар күбрәк институтлар дәрәҗәсендә аралаша, ә ислам илләрендә шәхесләр күбрәк аралаша. Шуңа күрә Рөстәм Миңнеханов шәхесенә мондый элемтәләр ягыннан йөкләнеш бик зур», - дип йомгаклады эксперт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз