news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәясәт белгече Кутилов: Бүген безне алга таба алып барачак лидер сайлана

Бүген Татарстан халкы якындагы биш елда төбәк белән җитәкчелек итәчәк лидерны сайлый. Аның карарлары киләсе елларда безнең тормыш сыйфатын һәм республиканың казанышларын билгеләячәк. Бу хакта бүген сәясәт белгече, «Теория Дарвина» маркетинг коммуникацияләре агентлыгы» генераль директоры Владимир Кутилов «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узучы «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында сойләде.

«Бүген Татарстан Республикасында яшәүче һәр кеше бик күңелле, әмма дәүләт өчен мөһим эш башкара – сайлауларда катнаша, Рәис вазифасына һәм муниципаль депутат вазифасына кандидатлар өчен тавыш бирә. Бу дәүләт өчен мөһим гамәл һәм республикабызның сәяси, иҗтимагый тормышында катнашу мөмкинлеге. Бүген участокка киләчәк кешеләрне үз тавышын бирергә нәкъ менә шушы аңлау этәрә, дип уйлыйм», - диде ул.

Кутилов Татарстанның горурланырлык сәбәпләре аз түгел, дип ассызыкылады һәм Владимир Путинның программа башында республика турында әйткән сүзләрен искәртте. Аның фикеренчә, бу сүзләргә һәрвакыт «бертөрле хакыйкатькә» таянган кебек таянырга була.

«Бүгенге көндә Казан – дөньякүләм башкала. Татарстан – бик күп гражданнар яшәргә тели торган урын. Кунаклар кабул иткән саен республикабыз белән соклануларын ишетәбез. Һәм, һичшиксез, безнең бүгенге уңышлар, бүгенге тормыш сыйфаты безне яшәгән урыныбыз белән горурланырга этәрә. Бүген Татарстан үзенең Рәисен сайлый, һәм бу сайлау якындагы биш елга республиканың язмышын билгеләячәк», - дип өстәде Владимир Кутилов.

news_right_1
news_right_2
news_bot