news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәясәт белгече Калачев Төркиядә оппозициянең протестлары нәрсәгә китерәчәген аңлатты

Төркиядә оппозициядәге Республика халык партиясе митинглары илдә хакимият алышынуга китермәячәк. «Сәяси экспертлар төркеме» җитәкчесе Константин Калачев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Төркиядә оппозиция гражданнарны урамга чыгарга чакыруы турында элегрәк хәбәр ителгән иде. «Без демократияне, гаделлекне һәм үз ихтыярыбызны яклау өчен бөтен кешене Истанбул бүлегенә килергә чакырабыз», дип белдерде Республика халык партиясе лидеры Озгюр Озель. Бу фонда Төркия хакимияте илдә интернетны акрынайта башлаган инде.

«Эрдоган өчен (Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган) бу берни белән дә тәмамланмаячак: митинглар акрынлап таралачак. Аңлашылганча, Төркиянең гамәлдәге Президентының рейтингы ул теләгәнчә үк югары түгел, һәм ил халкының яртысы диярлек аны хупламый, әмма Эрдоган шундый система төзергә ниятли ки, анда ул җитәкләгән партия система барлыкка китерә торган фирка булачак. Әйе, бер яктан, Эрдоганның - авыл җирлегендә һәм кече шәһәрләрдә, ә оппозициянең зур шәһәрләрдә, шул исәптән Истанбулда һәм Анкарада яшәүчеләр арасында тарафдарлары бар, әмма оппозициянең гамәлләр планы бармы соң? Өстәвенә, хакимиятне оешкан төстә кулга төшерү турында сүз бармый, чөнки 2016 елдагы хәрби түнтәрелеш ясау омтылышыннан соң Эрдоган барысын да чистартты», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Ул билгеләп үткәнчә, оппозиция сайлауларны вакытыннан алда уздыруны таләп итәргә мөмкин, әмма бу мәсьәләдә юридик проблемалар калкып чыга.

«Төркия - демократик ил, һәм теләсә нинди үзгәрешләр сайлаулар аша гына булырга мөмкин. Һәм, мөгаен, монда Эрдоган өстен чыгар да. Өстәвенә, гамәлдәге лидер әлеге вакыйгаларга күптән әзерләнгән кебек тоела», - дип сүзен төгәлләде сәясәт белгече.

news_right_1
news_right_2
news_bot