news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәясәт белгече Истанбулда узачак сөйләшүләрдән нәрсә көтәргә икәнен әйтте

Россия белән Украинаның Истанбулда узачак сөйләшүләре аларның үзләре өчен үткәрелә, шуңа күрә бу сөйләшүдән әллә ниләр өмет ителергә тиеш түгел. Әмма сөйләшүләрне оештыру – уңай күренеш, дип белдерде РФ Тышкы эшләр министрлыгы дипломатик академиясенең Актуаль халыкара проблемалар институты әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Антон Гришанов «Радио 1» белән әңгәмәдә.

«Бернәрсә дә көтмибез. Бу – сөйләшү өчен генә оештырылган. Украинага Вашингтонга [АКШ президенты Дональд] Трампның дипломатик процессны дәвам итү теләген үтәвен күрсәтергә кирәк. Без дә бу процесстан чыкмавыбызны күрсәтәбез», - дип билгеләде эксперт.

Шул ук вакытта низаг белән бәйле гуманитар мәсьәләләр бар һәм алар хәл итүне таләп итә, дип искәртте ул шулай ук.

Гришанов фикеренчә, Россия сөйләшүләр барышында тагын бер тапкыр үзенең шартларын атаячак. Төркия исә, үз чиратында, арадашчы буларак дипломатик потенциалын ныгыту мөмкинлегеннән файдалана.

Белгеч шулай ук сөйләшүләр барышында оппонентлар булган перспективаларны аек бәяли алачагына өмет белдерде.

Сөйләшүләрнең өченче раунды Мәскәү вакыты буенча 19 сәгатьтә башланырга тиеш. Россиянең төркеме элеккечә дүрт төп әгъзадан һәм дүрт эксперттан тора. Делегацияне Владимир Мединский җитәкли.

Украина делегациясенең составы үзгәрде. Хәзер ул 14 кешедән тора. Делегацияне элеккечә Рөстәм Умеров җитәкли. Ул Украина Оборона министры булудан туктады, хәзер ул Илкүләм иминлек һәм оборона советы секретаре.

news_right_1
news_right_2
news_bot