Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сәясәт белгече Александр Асафов: Татарстан Россиянең барлык илкүләм максатларын да үти
Татарстан җитәкчелеге эшендә Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән барлык илкүләм максатларга таба хәрәкәт итүнең чагылышын табарга мөмкин. Сәясәт белгече, РФ Иҗтимагый палатасының закон проектларына иҗтимагый экспертиза комиссиясе рәисенең беренче урынбасары Александр Асафов «Волга» экспертлар клубы утырышында шундый фикер белән уртаклашты, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов
«Россия Президенты Владимир Путин указында билгеләнгән илкүләм максатларга (алар барлыгы җиде) карагач, без Татарстанда аларның һәрберсенә таба хәрәкәт барлыгын күрәбез. Бу цифрлаштыру да, демографик мәсьәлә дә, социаль-җаваплы һәм патриотик шәхес тәрбияләү дә, мәгариф тә, сәламәтлек саклау да, социаль өлкә дә, инфраструктура төзелеше дә», – дип белдерде ул.
Асафов билгеләп үткәнчә, һәр төбәк өчен амбицияләр, сәяси ихтыяр һәм җаваплылык зур әһәмияткә ия. Татарстан бу юнәлешләрнең барысында да яхшы баланс тапты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз