news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«ШаянТВ» «Шаян мультфильм» студиясе өчен Рөстәм Миңнехановтан ярдәм сорады

«ШаянТВ» телеканалы «Шаян мультфильм» студиясе өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан ярдәм сорады. Бу хакта республика җитәкчесенең татар җәмәгатьчелеге белән очрашуында «Шаян ТВ» каналында эшләүче Аяз Әгълиуллин сөйләде.

«Канал ачылганда, миңа 10 яшь иде, «Шаян ТВ» белән атлый-атлый 15 яшькә җиттем, шактый зур тәҗрибә тупладым», – диде ул. Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән телеканалның уртак проектлары күп булуын әйтте.

«Алар ана телебезне үстерүгә юнәлдерелгән. Без татар телен тапшырулар аша гына түгел, анимацион сериаллар аша өйрәнәбез. Бүген нейрочелтәрләр дә популяр. Проектлар чыгара башладык. Беренче проектыбыз «Шаян Хәлим», анимацион сериалларыбыз бар. Әйтик, «Шаян саннар», «Җавап тап» һәм башкалар. Безнең «Шаян мультфильм» студиясен ачу хыялыбыз бар», – дип мөрәҗәгать итте Аяз.

«Аның өчен нәрсә кирәк?» – дип сорады Рөстәм Миңнеханов. Бераз уйлаганнан соң, Аяз: «Безгә матди ярдәм, аппаратуралар кирәк», – диде. Татарстан Рәисе Аяздан киңрәк җавап көткән булуы аңлашылды. «Сорау биргәндә, сиңа нинди сорау бирерләр икән, дип уйла. Иң арзанлысы, иң кыйммәтлесен – бөтенесен белергә тырыш», – дип ярымшаяру белән киңәш итте Миңнеханов.

«ТНВ» генераль директоры Илшат Әминов бу студия эше инде башланганын билгеләп узды. «Өч белгеч эшли, алар татар телендә мультфильмнар эшли башладылар. Бу студиянең проектлары бар. 100 миллион, 60, 40 миллионлык проектлар бар – өч вариант эшләдек», – диде.

Татарстан Рәисе «Шаян ТВ» телеканалының бу теләген хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100