Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«ШАЯН ТВ» хәбәрчесе: Яңалыклар тапшыруын балалар төшерә башлады
Бүген «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең «ШАЯН ТВ» балалар телеканалы студиясендә «ШАЯН ШОРТС» дигән яңа программаның презентациясен үткәрделәр. Программа мәгълүмати характерда һәм балаларны хәбәрләр белән таныштыра.
«Беренчедән, бу балалардан яңалыклар булуы белән, аларның эше булуы белән аерылып тора. Зурларныкына караганда, бөтенләй башкача формат. Без репортажларны үзебез язабыз. Сюжетларны үзебез эшлибез, сценарийларны уйлыйбыз. Әлбәттә, алар редакторлар аша үтә. Шуңа карамастан, монда безнең идеяләребез тормышка ашырыла. Ул бөтенләй башка энергия һәм балалар карашы. Студиядә генә утырмыйбыз. Урыннарга чыгып репортажлар төшереп, интервьюлар алып кайтабыз. Менә, мәсәлән, күптән түгел генә, «Ак Барс»ның кечкенә уенчыларын төшердек, бик кызыклы», – дип сөйләде «Татар-информ»га телеканалның яшь хәбәрче-алып баручысы Кәрим Галиев.

Телеканалда шөгыльләнүче яшь хәбәрче-алып баручы Ислам Хәбибуллин исә, алар интернет челтәрендә популярлашып китеп трендка әйләнгән видеолар төшерүләрен дә әйтеп узды.
«Без студиядәге съёмкалар белән генә чикләнмичә яңа локацияләрдә, чаралар һәм вакыйгалар барган җирләрдә төшереп, яңалыклар программасын әзерлибез. Үземне үскәнемне һәм зурлар журналистикасына килүемне дә тоям. Җаваплылык та өстәлә. Аннары без төрле трендлар да төшерәбез. Интернетта үзебезнең чатыбыз бар, анда аралашып-хәбәрләшеп торабыз һәм ниндидер трендларга әйләнгән видеолар күрсәк җибәрәбез, аннан төшерәбез», – диде ул.

«ШАЯН ШОРТС» программасы өчен хәбәрче һәм алып баручыларны эзләү максатыннан үткәрелгән кастингта 130 бала катнашкан. Алар арасыннан 35 – икенче турга үткән. Һәм сынауларны уңышлы узган 20 финалист программаларда төшү мөмкинлегенә ия булган

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз