news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«ШАЯН ТВ» Казанның мәдәният үзәкләрендә балалар өчен концертлар оештыра

Киләчәктә районнарга да чыгасыбыз килә, ди «ШАЯН ТВ»ның баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова.

«ШАЯН ТВ» Казанның мәдәният үзәкләрендә балалар өчен концертлар оештыра
Рамил Гали

«ШАЯН ТВ» каналы Казанда балалар өчен «Балачак җыры» дип аталган концертлар циклын башлады. Концертлар Казанның мәдәният үзәкләрендә булачак.

«Баллар җыелырмы, бер сәгать түзәрләрме дип борчылган идем, чөнки балаларның балалар өчен концерт куйганы юк иде әле. Бер сәгать дәвамында беркем дә зарланмады, рәхмәт әйттеләр. «Бик тиз үтте», –  дип, канәгать булып калды балалар», – дип сөйләде каналның баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова.

Аның сүзләренчә, концертлар оештыру идеясен Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тәкъдим иткән булган. Программага «Балачак җыры» бәйгесе һәм «Сәйлән» фестивале җырлары кертелгән.

31 май көнне балалар өчен концерт Тимерьюлчылар мәдәният үзәгендә, 7 июньдә «Чулпан»да, 16 июнь көнне Сәет Галиев исемендәге мәдәният сараенда, 21 июньдә «Сәйдәш»тә узачак. Киләчәктә районнарга да чыгасыбыз килә, ди баш мөхәррир. Беренче концерт 25 май көнне «Мәскәү» мәдәният үзәгендә булган. 

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары оешмасы рәисе Алсу Нәбиева сүзләренчә, концертта балалар бер-берсен тәрбияли. Һәр концертта татар мәдәниятенә багышланган күргәзмә эшләячәк. 

«Күргәзмәдә уникаль экспонатлардан XVI гасырга караган Коръән китабы бар. Балаларга Гаяз Исхакыйның тавышын тыңлатабыз, татар зыялылары турында мәгълүмат бирәбез», – диде ул

«Балачак җыры» бәйгесенең жюри әгъзасы Эльмир Низамов сүзләренчә, иҗатка, сәнгатькә мәхәббәт балачактан ук уяна, шуңа күрә бу проект зур миссияне башкара. «Бала шундый кызыклы формада музыкага якыная. Бәйге өч ел бара, ул вакыт аралыгында бик күп җырлар яңгырады. Проект дистәләр еллар барса, ул җырларның берничәсе алтын мирасыбызга керер дип уйлыйм. Проект авторларны да җәлеп итә. Мин сизәм: халык балалар җырына сусаган», – ди ул.

Концертларны Азалия Шәрипова алып бара. Ул КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә белем ала. «Минемчә, бу цикл балаларга шатлык алып килә. Сәхнәдән балаларның шатлыклы йөзләрен күрү бик рәхәт», – ди кыз.

«Сәйлән» фестиваленең җиңүчесе Кәрим Галиев концертта чыгыш ясый. Ул 149нчы лицейда белем ала. «Мин җырларга бик яратам, музыка мәктәбенә йөрим, гармунда уйныйм», – диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100