news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«ШАЯН ТВ» балалар телеканалы яңалыклар программасын ясалма фәһем ярдәмендә әзерли

«ШАЯН ТВ» балалар телеканалы яңалыклар программасын ясалма фәһем ярдәмендә әзерли
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең «ШАЯН ТВ» балалар телеканалы студиясендә яңа «ШАЯН ШОРТС» яңалыклар программасын тәкъдим итү булды. Хәбәрләр чыгарылышында биредә татар һәм рус телләрендә алып баралар, ясалма фәһем мөмкинлекләрен дә кулланалар. Телерадиокомпаниянең директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминовка яшь хәбәрчеләр «Менә безгә «ШАЯН ШОРТС»та ясалма фәһем булыша, ә сезгә «7 дней» тапшыруында ярдәмгә киләме?» дигән сорауны да бирделәр.

«Ясалма фәһем белән без эшли генә башладык. Әле ул безгә ныклап булышачак. Киләчәктә кайбер проектларда файдаланырбыз. Шулай да кеше кирәк. Без әле һаман кеше эшчәнлегенә басым ясыйбыз, игътибар юнәлтәбез», – дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук Илшат Әминов яшь репортёрларга драйв алу һәм чыныгу өчен туры эфирларда да эшләп карарга киңәш итте.

«Һичшиксез, кызыклы проект һәм анда сез яшьтәшләрегез белән үзегез аңлаган телдә сөйләшергә тиешсез. Без ул телне белмибез, шуңа күрә дә без яшь телевизор караучылар белән уртак телне табу бурычын сезгә йөклибез. Ә үзебезнең яктан техник, финанс мәсьәләләрдә һәм оештыру эшләре ягыннан ярдәм итеп торырбыз. Ләкин, сез балалар, программаны яшьтәшләрегез яратырлык, сезне урамда да, мәктәптә дә танырлык итеп эшләргә тиешсез. Һәм блогерлардан аермалы буларак яхшы һәм үзенчәлекле яңалыклар, кабатланмас һәм игътибарны җәлеп итәрлек, акыл белән эшләнгәнне халыкка ирештерегез», – диде ул.

Проектның географиясе Татарстан белән генә чикләнми. «ШАЯН ШОРТС»ка республиканың төрле почмакларыннан (Чирмешән, Лаеш, Арча районнары), Россиянең башка төбәкләре (Мәскәү) һәм чит илләрдән (Анкара, Төркия) материаллар килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot