Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Шаян ТВ» балалар өчен яңа мультимедиа платформасы тәкъдим итте
KazanMall сәүдә үзәгендә «Киномакс» кинотеатрында «Шаян ТВ» телеканалы балалар өчен яңа мультимедиа платформасы тәкъдим итте.
Чараны «Шаян ТВ» блогеры Кәрим Галиев алып барды. «Әзерләнгәндә каналның бар тарихын күз алдыннан үткәрдек. Статистиканы җентекләп анализладык, референслар эшләнелде», — диде ул.
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев: «Бик зур шатлык һәм дулкынлану белән килдем. Барыгызга да уңышлар, һәрвакытта да эзләнүләрдә булуыгызны телим», — диде.

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов платформаны рәсми рәвештә ачык дип игълан итте.
«Бу озын юлның башы гына. Без проектны татарча «Netflix» буларак позициялибез. «ТНВ» архивындагы аудио, видеолар, пленкада саклана торган язмалар, спектакльләрне туплау максатын куябыз. Мәдәният министрлыгы, архивлар белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә платформаны тулыландырырга телибез. Татар мәдәнияте белән кызыксынучы һәркем тиз арада үзенә кирәкле мәгълүматны табарлык булсын. «Урында калу өчен бик тиз йөгерергә кирәк», — диләр бит. Бу зур эшнең башы бик көчле булды. Цифрлы киңлектә бу проектның киләчәге дә матур булсын», - диде ул.
Яңартылган shayantv.ru сайты телеканал мәйданчыгы буларак кына түгел, мультимедиа экосистема форматында ясалган. Сайт һәм мобиль кушымта барлык гаджетларга яраклаштырылган, популяр кушымталар һәм видеосервислар үрнәгендә эшләнгән. Аларда кыска видеолар (shorts) форматында эшли торган вертикаль плеер эшли.

Яңартылган тәкъдим итү тасмасы кулланучының кызыксынуларына туры килгән видеоларны тәкъдим итәчәк. Интерактивлыкны арттыру өчен телеканал авторларының үз видеоленталарын мөстәкыйль яңарту мөмкинлеге каралган. Премьералар, кастинглар турында мәгълүмат та платформада урнаштырылачак.
«Шаян ТВ» татар телендәге иң зур мультфильмнар коллекциясен тәкъдим итә. Биредә 1500 серия тупланган. Илшат Әминов онлайн-кинотеатрның түләүсез һәм рекламасыз булуын әйтте. Күңел ачу контентыннан тыш, балаларның күзаллавын киңәйтүгә юнәлтелгән материаллар да бар. «Шаян әлифба», «Шаян саннар», «Шаян төсләр», «Шаян формалар», «Шаян җиләк-җимешләр», «Шаян яшелчәләр», «Койрыклы җырчылар» проектлары шундыйлардан. «Шаян ТВ» каналының блогерлары кунаклар белән «POV: Без кинотеатрда» дип аталган видео да төшерде.

Каналның алып баручысы Динә Закирова шаян формада мондый платформа булмаган чактагы хатирәләре белән бүлеште: «Мин бу вакытларны бик яхшы хәтерлим. Телевизорны кушып, мультфильм башланганын көтәргә кирәк иде. Әле әни ашарга чакырырга, әти каналны хоккейга күчерергә мөмкин иде», - дип искә алды ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз