news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шаян матч»та «Ак Барс» Түбән Кама хоккей командасын җиңде

«Шаян матч»та «Ак Барс» Түбән Кама хоккей командасын җиңде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» һәм Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей командалары арасындагы матчта казанлылар җиңде. Исәп – 3:0, уен Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Бүгенге уендагы җиңү «Ак Барс»ны плей-офф этабына чыгарды. Анда Континенталь хоккей лигасының көнчыгыш конференциясе таблицасыннан беренче сигез команда чыгачак. «Ак Барс» очколар саны буенча әлегә дүртенче урында. Ә «Нефтехимик» шул сигезлеккә керер өчен көрәшә.

Әлеге матч «ШАЯН ТВ» телеканалы белән берлектә үтте, шуңа да ул «Шаян матч» дип аталды. Боз сараендагы алып баручылар, дикторлар, комментаторлар, корреспондентлар ролендә «ШАЯН ТВ» алып баручылары булды. Фойеда да балалар өчен төрле уеннар оештырылган иде.

Беренче периодның тугызынчы минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Семён Кошелев исәпне ачты (1:0).

Икенче периодның өченче минутында «Ак Барс» капитаны Александр Радулов гол кертте (2:0). Сигезенче минутта, «Нефтехимик» азчылыкта уйнаганда, Түбән Кама командасы капкасына өченче алка керде, гол авторы – Илья Сафонов (3:0).

Өченче период голларсыз үтте.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк, Юдин – Миллер;
  • Галимов – Сафонов – Радулов, Журавлёв – Войнов;
  • Галиев – Семёнов – Кошелев, Адамчук – Лямкин;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Барбер, Марченко.

«Нефтехимик»

  • Заһидуллин (Долганов);
  • Ди – Ураков – Шәфигуллин, Клок – Хлыстов;
  • Белозёров – Дергачёв – Сетдиков, Сериков – Пастухов;
  • Точилкин – Митякин – Селезнёв, Ковалёв – Кашников;
  • Брюквин – Жукенов – Корбит, Сидоров.

«Ак Барс»ның киләсе уены Казанда «Спорт сарае»нда узачак. «Металлург» командасына каршы матч 15 февральдә 19:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100