Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүнең яңа чараларын булдырырга тәкъдим ителде
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүнең яңа юнәлешләрен карап чыгарга тәкъдим итте. Бу хакта депутат ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында белдерде.
«Без гаилә фермаларын 2010 елда үстерә башлаган идек. Ул вакытта ук без сыер тиресен механик рәвештә чистарту, сөт үткәргечләр тәкъдим иткән идек. Гаилә фермалары, мини-фермалар буенча югары технологияле проектларны эшләп карагыз. Чөнки хәзер алар сөт бирүче малларны саклап калу өчен бердәнбер ресурс булып тора. Хәтта кечкенә фермаларда да барлык авыр эш җиңеләйтелергә тиеш», – диде парламентарий.
Әхмәтов яшьләрнең авыллардан шәһәрләргә күпләп күченүен, ә авылларда калган халыкның елдан-ел картаюын искәртте. «Әлегә авыл, авыл тормыш рәвеше шәһәр белән чагыштырганда һич кенә дә җәлеп итүчән түгел.Авыл кешеләренең тормышын җиңеләйтергә кирәк. Фермалар югары технологияле булырга тиеш. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда продукция җитештерү технологияләренә хәзер башкача карарга кирәк», – дип ассызыклады ул.
Депутат фикеренчә, мәсәлән, азык үзәкләрендә моноазык сатып алуга субсидия бирү, шәхси ярдәмче хуҗалыклар буенча югары технологияле проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеген карарга була.
«Безнең хәзер азык үзәкләре шактый күп, һәм азык күләме аны сатарга мөмкинлек бирә. Моның белән сатучыларны да, сатып алучыларны да кызыксындырып була. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга да җиңелрәк булыр иде», – диде ул.
Әхмәтов шулай ук Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына кош-корт үрчетү буенча яңа ярдәм чаралары турында уйларга тәкъдим итте, «чөнки барысына да сыерлар санын арттырырга һәм тик сөтчелек белән генә шөгыльләнергә тәкъдим итәргә ярамый».
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов сүзләренчә, ярдәм чаралары буенча тәкъдимнәр авыл җирлекләре башлыкларыннан, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан да килә.
«Без бу тәкъдимнәрне хәзер эшкәртәбез. 2026 елда яңа ярдәм чаралары, яңа алымнар барлыкка килүе ихтимал», – дип өстәде ул.
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Россиянең башка төбәкләрендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүнең уңай тәҗрибәләрен өйрәнергә сорады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз