news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бияләр асрау өчен чыгымнар өлешен каплауга субсидия бирәләр

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бияләр асрау өчен чыгымнар өлешен каплауга субсидия бирәләр
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы өч яшьтән зуррак булган бияләр тотуга чыгымнар өлешен каплау өчен субсидия бирә. Акча бер башка 5 мең сум исәбеннән санала. Бу турыда министрлык сайтында язылган.

Шуңа бәйле рәвештә министрлык сайлап алу конкурсына гаризалар кабул итә. Субсидия алу өчен шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга 2023 елның 27 ноябреннән 11 декабренә кадәр гариза тапшырырга кирәк.

Документлар «Минем субсидияләр» («Мои субсидии») системасы аша электрон рәвештә кабул ителә. Мәгълүматны төгәлләштерү өчен элемтә номеры: 8(843) 221-76-88 (8801), диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100