news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәхси хуҗалыклар өчен ташламалы кредит алу мөмкинлеге булган кешеләр исемлеге киңәйтелә

Россиядә шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү экспериментын зурайтырга җыеналар. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү өчен ташламалы кредит бирелә торган кешеләр исемлегенә ЛПХ хуҗаларын да кертәләр. Бу хакта Россия вице-премьеры Виктория Абрамченко белдерде.

ТАСС агентлыгы язганча, ташламалы кыска вакытлы яки инвестицион кредитлар алу өчен шәхси хуҗалык хуҗалары үзмәшгуль статусына ия булырга һәм һөнәри керемгә салым режимы кулланырга тиеш.

«Безнең максат – вак шәхси хуҗалыклардан уртачаларны үстерү. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүген яшелчәләрнең аерым төрләре буенча шәхси хуҗалыклар ил буенча җитештерүнең 50 процентын тәэмин итә», – диде Абрамченко.

Вице-премьер сүзләренчә, яңа ярдәм чарасы гражданнар җитештергән продукцияне авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең җитештерү чылбырына җәлеп итәргә булышачак.

Вице-премьерының матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын җайга салу буенча дәүләт программасына кертелгән үзгәрешләр үзмәшгуль буларак теркәлгән шәхси хуҗалык хуҗаларына дәүләт ярдәмен алырга мөмкинлек бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot