news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәхси йортлар төзүчеләр автойөреше Казанга 13 июльдә киләчәк

Казанга 13 июльдә «Малоэтажная Россия» («Азкатлы Россия») автойөреше килә. Бу көнне Татарстан башкаласында шәхси торак төзү белән шөгыльләнә торган төзелеш компанияләре җитәкчеләре җыелачак. Илнең төрле почмакларындагы белгечләр шәхси торак төзү тәҗрибәсе белән уртаклашачак һәм бу юнәлештә иң яхшы алымнар турында сөйләячәк. «Татар-информ» да узган матбугат вәкилләре белән очрашуда Шәхси торак төзүчеләр берләшмәсе президенты Рамил Усманов шул турыда сөйләде.

«Төп бурыч – башка шәһәрләрдә коллегаларыбыз тарафыннан гамәлгә ашырылган иң яхшы проектларны күрү. Автойөгереш 10 июльдә Чиләбедә башлана. 16 июльдә Мәскәүдә Open Village күргәзмәсендә төрле технологияләр буенча төзелгән йортлар күрсәтү белән төгәлләнә. Чистага эшләнгән йортларны күрсәтәчәкләр», – дип билгеләп үтте Рамил Усманов.

Татарстанда бу тармакка зур игътибар бирелә һәм мондый төзелеш өчен уңайлы шартлар тудырыла, дип өстәде ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Динар Сәгъдәтуллин.

Автоузыш Уфа, Чабаксар, Казан, Түбән Новгород, Доброград аша узачак һәм Мәскәүдә тәмамлана. Аның максатларының берсе – бөтен илдәге төзүчеләрне берләштерү. Берничә елдан соң Россиядә шундый иң зур автойөреш оештырырга ниятлиләр. Ул рекордлар китабына эләгәчәк, дип сөйләде оештыручыларның берсе – «Техно-Ремонт» төзелеш компаниясе җитәкчесе Максим Григорьев.

Автоузышның «йөзе» – Россия тарихындагы беренче UFC чемпионы, катнаш сугышчан сәнгатьләр буенча дөнья чемпионы, Голливуд актеры Олег Тактаров. Ул узышка Түбән Новгородта кушылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100