news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәхси эшмәкәр Олы Кайбычта ифтар мәҗлесе үткәрде

Шәхси эшмәкәр Олы Кайбычта ифтар мәҗлесе үткәрде
Фото: : http://kaibicy.ru

Ураза вакытында Равил Җәләлиев гаиләсе ел саен Кошман, Олы Кайбыч авылларының ураза тотучылары өчен ифтар мәҗлесе үткәреп килә. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.

Быел да алар мөселман кардәшләрен үз кафеларында кунак итте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән Татарстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин да алар арасында иде.

Мәҗлес район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллинның Коръән сурәләре укуы белән башланды. Ул изге Рамазан ае турында вәгазьләр дә сөйләде.

Альберт Рәхмәтуллин залдагы мөселман кардәшләребезне Рамазан ае башлану белән котлады, тоткан уразаларының кабул булуын теләде. Ифтар мәҗлесен оештырган Җәләлиевлар гаиләсенә олы рәхмәтләрен җиткереп, үткәргән ифтарларының Ходай Тәгалә тарафыннан кабул булуын теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot