news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәхнә ветераны, җырчы Булат Балтанов вафат

«Филармониядә җырлады, кеше артыннан сүз сөйләп йөрмәде. Тәртипле кеше булып истә калды», - диде Мөнирә Хәбибуллина.

Сәхнә ветераны, җырчы Булат Балтанов кичә Казанда вафат булган. Аның белән бүген өе янында хушлашканнар.

«Булат Балтанов лирик тенор иде. Халык җырларын да, классик җырларны да яхшы итеп бер акцентсыз башкарды. Мәзәкләр сөйләргә яратты. Бик күп китаплар укыды, укымышлы иде. Кулыннан бөтен эш килә иде: сәгатьләр дә төзәтә иде ул. Филармониядә җырлады, кеше артыннан сүз сөйләп йөрмәде. Тәртипле кеше булып истә калды», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөнирә Хәбибуллина.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониянең матбугат үзәге әйтүенчә, җырчыны бүген Курган зиратында җирләгәннәр.

  • Булат Балтанов 1935 елның 7 февралендә Әгерҗе районы Балтач авылында туган. Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетын һәм Казан дәүләт консерваториясенең вокаль бүлеген тәмамлаган.
  • Студент елларында Татар дәүләт опера һәм балет театры артистлары Фәхри Насретдинов, Венера Шәрипова, Идеал Ишбүләков һ.б. белән концерт бригадаларында чыгыш ясаган.
  • 1969-1985 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә вокалист-солист булып, 1985-1997 елларда администратор булып эшли. Филармониядә эшләгәндә ул Әлфия Авзалова, Эмиль Җәләлетдинов һәм башкалар белән сәхнәдә чыгыш ясый.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100