Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Сахаров»тан «Фучик»ка кадәр метро участогын 2027 елның августына төзеп бетерәчәкләр
Татарстанда метрополитенның икенче линиясенең «Сахаров» станциясеннән «Фучик» станциясенә кадәрге беренче участогын 2027 елның августында тәмамларга планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгының беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин хәбәр итте.
«Ә хәзер Татарстанда инвестиция проектлары кысаларында гамәлгә ашырыла торган төп капиталь төзелеш объектларына күчәчәкбез. Нигездә социаль характердагы объектларга кагылачакбыз», - дип билгеләде ул.
Төзелешкә заказ бирүче - ТР Главинвестстрой. Метроның икенче линиясенең 5,7 километр озынлыктагы беренче участогында эшләр 2019 елның июленнән алып барыла. Биредә дүрт станция төзелә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, участок 2028 елда ачылыр дип көтелгән иде. Шулай ук метроның икенче линиясенең беренче участогын төзүгә өстәмә рәвештә 1,5 млрд сум юнәлдереләчәк. Акча «10 нчы микрорайон» станциясеннән «Фучик»ка кадәр араны төзүгә һәм котлован төзүгә тотылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз