news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сахалинның «Туган тел» татар оешмасы «Ватанны саклаучыга посылка» акциясен үткәрә

Сахалинның «Туган тел» татар оешмасы «Ватанны саклаучыга посылка» акциясен үткәрә
https://tatar-congress.org/

Сахалинның «Туган тел» Укыту-мәдәният үзәге» татар оешмасы Долинск муниципаль берәмлеге мәдәният бүлеге, Көньяк Сахалин шәһәренең 5нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, Көньяк Сахалин шәһәре хәрбиләре, Гомумроссия халык фронты һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Сахалин өлкәсе буенча идарәсе советы белән берлектә «Ватанны саклаучыга посылка» акциясен үткәрә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте яза.

Татар оешмасы әгъзалары посылкаларны татар милли музеенда, Көньяк Сахалин шәһәре Сәүдә йорты янындагы ярминкә территориясендә кабул итә. Акциядә инде күп кенә катнашкан һәм хәзер дә посылка китерүчеләр бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100