Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сахалиннан мобилизацияләнгән татар кешесе Татарстандагы туганнарын эзли
Сахалин өлкәсенең Корсаков шәһәрендә яшәүче Роман Якупов Татарстандагы туганнарын эзли – бу үтенече белән ул төбәкнең татар милли-мәдәни автономиясенә мөрәҗәгать иткән.
«Минем бабамның әтисе Якупов Гыймалдин Ибнеевич Казан янындагы авылда яшәгән, авылның төгәл исемен әйтә алмыйм. Ә минем бабам – Рәшит Гыймалдин улы, Сочида туган, үз вакытында аның әтисен шунда хезмәт итәргә җибәргәннәр. Хәзер мин үзем Корсаковта яшим, гаиләм Мариупольдә, бабам безнең нәселне шунда корган», – дип сөйләде Роман Якупов.
Роман Якупов мобилизациягә алынган, ул хәрби махсус операция үткәрү зонасына берничә көннән соң китәргә әзерләнә. Ул барлык туганнарына, шул исәптән Татарстанда яшәүчеләренә дә ул сәлам юллый. «Сезнең ярдәмегез белән без һичшиксез җиңәчәкбез. Иң мөһиме – сез янәшәдә», – диде ул.
Россиядә өлешчә мобилизация Президент Владимир Путин указы буенча 21 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр үткәрелде. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен 300 меңнән артык кешене резервтан чакырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз