news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Сахалиндагы татар хәрбиләренә республика флагын тапшырдылар

Сахалиннан махсус хәрби операциягә китүче татарларга Бөтендөнья татар конгрессыннан республика флагын тапшырдылар. Хәрбиләр аны үзләре белән алачак. 

«Хәзер Татарстан егетләре полигонда, без аларга бу флагны бүләк итәбез. Әлбәттә, хәрбиләр җиңү өчен тырышачак. Бөтендөнья татар конгрессына флаг өчен рәхмәт. Бу безнең егетләр белән махсус хәрби операция зонасына бара торган беренче флаг түгел», - дип сөйләде «Сахалин өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешма советы рәисе Зәкия Вәлитова

Хәрбиләр Татарстанга сәлам әйтте. «Без җиңәчәкбез!» - дип вәгъдә итте алар.

Искәртик, узган елның декабрь азагында мобилизацияләнгән татарларны Сахалиннан шулай ук республика флагы биреп озаттылар. Утрауда барлыгы 5 меңгә якын татар яши.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100