Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сахалинда төрле милләт вәкилләре катнашында Сабан туе узды
Көньяк Сахалин шәһәр паркында татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе узды. Быелгы бәйрәм Россия халыклары бердәмлеге елына һәм «Туган тел» мәдәни үзәгенең 20 еллыгына туры китереп оештырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты шәһәрнең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Елдагыча бәйрәмдә татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре, төбәк хакимияте, Көньяк Сахалин шәһәре хакимияте вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Мэр Сергей Надсадин исеменнән вице-мэр Дмитрий Хәйбриев бәйрәм кунакларын котлады һәм өлкә башкаласында дистәләгән милләт, этник җәмгыять вәкилләренең күп еллар дәвамында дус-тату яшәвен билгеләп үтте.
Ул шулай ук быелгы Россия халыклары бердәмлеге елында бәйрәмнең «Туган тел» үзәге юбилее белән бергә билгеләп үтелүе символик мәгънәгә ия, диде. Үзәк ике дистә ел дәвамында милли үзенчәлекне саклау буенча зур эш алып бара, татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен кадерләп саклый, Көньяк Сахалинның мәдәни мирасын баета.

Бәйрәм кунаклары өчен бай мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Спорт ярышлары, халык уеннары һәм милли көрәш турниры, халык һөнәрчелеге буенча мастер-класслар оештырылды, татар әдәбияты күргәзмәсе, Габдулла Тукайга багышланган этнография күргәзмәсе, махсус хәрби операциягә багышланган патриотик зона һәм башка тематик мәйданчыклар эшләде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз