news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сахалин утравыннан делегат: Без һәрвакыт Казанга шатланып киләбез

«Туган тел» укыту-мәдәният үзәге җитәкчесе, Сахалин татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова татар конгрессының юбилей съезды алдыннан Татарстан - Сахалин халкы өчен һәрвакыт кыйбла булды, дип белдерде.

«Без һәрвакыт Казанга шатланып кайтабыз. Казан, Татарстан - безнең кыйбла. Безнең Татарстаныбыз, Бөтендөнья татар конгрессы булмаса, без монда үзебезнең эшчәнлекне болай җәелдерә алмас идек. Без халкыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, мәгариф мәсьәләләрен саклау белән шөгыльләнәбез - болар барысы да Татарстан ярдәме белән башкарыла», - дип «Татар-информ»га үз фикерен белдерде делегат.

Автономия елына бер тапкыр Ерак Көнчыгышта җыела, актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу була, башка бер генә халык та алай эшләми», дип сөйләде Зәкия Вәлитова.

«Сахалинда башка халыклар вәкилләре - мордва, мари, чувашлар безгә көнләшеп карый. «Сезгә шундый рәхәт, сезнең артыгызда Казан тора», - диләр. Сахалин утравында татар якшәмбе мәктәбе бар. Быел безнең ике чыгарылыш сыйныф укучысы Казанга китте, узган ел тагын икесе Казан югары уку йортларына керде. Үзебезчә тырышабыз. Фестивальләр үткәрәбез һәм аларны Татарстан белән татар халкының абруен төшермәс өчен матур, кызыклы итәргә тырышабыз», - дип сөйләде Сахалиндагы татар диаспорасы вәкиле.

Аның сүзләренчә, Сахалинда татарлар алтынчы буын тора, шул ук вакытта бик күпләр телне белми.

«Алар безнең мәктәпкә килсен өчен нинди генә хәйләгә барырга туры килми! Бу безне бик борчый. Бу проблеманы хәл итүнең ниндидер юллары бармы? Бөтендөнья татар конгрессына - 30 ел. Без һәрвакыт бергә, бердәм булдык. Безнең арада вакыт аермасы сигез сәгать булса да, без даими элемтәдә торабыз. Татарстанга, безнең конгресска рәхмәт», - дип тәмамлады Зәкия Вәлитова.

1,5 меңнән артык делегат һәм мөхтәрәм кунаклар 30 июльдә Татарстанга Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына килә, вакыйгаларны бөтен дөнья массакүләм мәгълүмат чараларының 100 вәкиле яктыртачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100