Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сахалин татарлары Туган тел көнен билгеләп үтте
Сахалин өлкә фәнни китапханәсендә Туган тел көне уңаеннан «Без Сахалинда яшибез» дип аталган мәдәни-агарту чарасы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Милли мәйданчыкны Көньяк Сахалин шәһәренең җирле татар милли-мәдәни автономиясе оештырды. Чара төрле милләт вәкилләрен һәм буыннарны берләштереп, утрау төбәгенең этномәдәни күптөрлелеген саклау өчен мөһим мәйданчыкка әверелде.
Татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны билгеләп үтү чараның төп темасы булды. Кунаклар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмати блок белән танышты, ә яшь тамашачылар «Шүрәле» әкиятенең балалар өчен яраклаштырылган куелышы белән хозурланды.
Программадагы интерактив өлештә катнашучылар «Түбәтәй» уены аша татар гореф-гадәтләре белән якыннанрак танышты, шулай ук Татарстан турында фильм күрсәтелде. Кичә музыкаль чыгыш белән тәмамланды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз