Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сахалин татарлары махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына гуманитар ярдәм тапшыра
Сахалин өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына гуманитар ярдәм тапшырырга китте.
Ул Сахалин татарлары белән бергә хәрбиләргә иң кирәкле әйберләр: җиһазлар, дарулар, азык-төлек, кием-салым, транспорт (һ.б.) алып бара.
Волгоград өлкәсенең Светлоярский районы татар оешмасы да читтә калмый. Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга маскировка челтәрләре һәм төшке аш илтә.
Волгоград өлкәсе мөфтие Ильяс хәзрәт Биктимеров зур күләмдә хәләл продукция тапшырды һәм Ростов-Донга кадәр гуманитар ярдәм илтү өчен автобус бирде.
Ростовта Зәкия Вәлитованы Надия Хәйдәр кызы җитәкчелегендәге «Якташлар» татар оешмасы каршы алачак.
«Алга таба безне шулай ук Ростовта татар хәрбиләре каршы ала. Йөкне күчереп төйибез һәм Донецк Халык Республикасына барабыз», - диде Зәкия Вәлитова.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Сахалинда биш меңгә якын татар яши. Зәкия Вәлитова Татарстанның Сахалинга зур ярдәм күрсәтүен әйтте.
«Без, мөгаен, Сахалиндагы иң бәхетле халыктыр, чөнки безнең артта – Татарстан. Безнең Сабан туе кебек бәйрәмнәр берәүдә дә юк, артистлар, тарихчылар, журналистлар беркемгә дә килми. Нинди генә татар кешесе килсә дә, ул һичшиксез безне эзләп таба», - диде Сахалин өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз