Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сахалин татарлары Кытайда узган халыкара фестивальдә беренче урынны яулады
Сахалин өлкәсе иҗат коллективы, Кытайда «Шанхай сюитасы» конкурс-фестивалендә катнашып, беренчелекне яулаган. Сахалин татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова «Татар-информ»га төбәк татарларының уңышлары турында сөйләде.
Илебездә игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елында дуслык һәм үзара аңлашу сүзләре аерым бер көчкә ия. Моның ачык дәлиле – Көньяк Курил (Сахалин өлкәсе) иҗат коллективының Кытайга сәфәре. Кытайда «Шанхай сюитасы» конкурс-фестивале зур уңыш белән узды, дип хәбәр итте «Татар-информ»га Зәкия Вәлитова.

«Россиянең иң читеннән барган артистлар Ватаныбыз мәдәниятен күптөрле һәм бай итеп күрсәтеп, халыкара конкурсның жюри вәкилләрен таң калдырды. Нәтиҗәләр шаккатырды, чөнки чыгышлар иң югары бүләккә лаек булды. Катнашучыларга I дәрәҗә лауреат исемен бирделәр. Алар арасында ачык төсләргә бай һәм дәртле «Сабантуй» татар биюе, шулай ук талантлы Гөлсинә Байкенова башкаруындагы «Сандугач» башкорт биюе дә бар. Бу чыгышлар фестивальнең чын бизәге булды һәм Кытай тамашачыларына Россия мәдәниятенең ни дәрәҗәдә күпкырлы икәнен күрсәтте. Монда руслар, татарлар, башкортлар һәм башка бик күп халыкларның йолалары бертигез үрелеп барды», – диде автономия җитәкчесе.
Шанхайдагы сәфәр яшь артистларның әти-әниләре күрсәткән фидакярлек ярдәмендә тормышка ашкан. Балалары халыкара дәрәҗәдә бәяләп бетергесез тәҗрибә тупласын өчен, юл һәм яшәү чыгымнарын үз өсләренә алганнар. Әти-әниләр остазларына бер генә үтенеч белән мөрәҗәгать иткән: «Барыйк! Безнең балаларга бу бик кирәк», – дигән алар.

Аларга көчле рухлы кеше, табигатьтән сәләтле укытучы дип йөртелүче талантлы педагог Гөлсинә Байкенова да кушылган. Укучыларын озата барыр өчен ул ял алган һәм Сахалин өлкәсеннән Кытайга озын юлга чыккан.
Гөлсинә Байкенова – хореограф кына түгел. Ул Сахалин өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясендәге татар мәдәниятен үстерү һәм саклау бүлеге җитәкчесе дә. Ул – үзенең тамырларын беркайчан да онытмаучы һәм мәдәни байлыгын буыннан-буынга кадерләп тапшыручы изге күңелле кеше.
«Аның укучылары дәресләргә йөреп кенә калмый, янына ашкынып киләләр. Көньяк Курил мәдәният йортында Гөлсинә Байкенова җитәкләгән «Ю-КА» классик бию һәм балет студиясендә үзенчәлекле мохит хөкем сөрә. Педагог укучыларын үз баласы кебек ярата, һәм алар да аңа шулай ук җавап бирә. Ул балаларга хореография күнекмәләре генә биреп калмый, аларда үз иленең мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләп, рухи азык та бирә», – ди Зәкия Вәлитова.

«Бүген артистларыбыз Кытайның башка провинциясендә үткәрелүче фестивальнең икенче конкурсында катнаша. Без аларга чын күңелдән җиңү һәм яңа үрләр теләп калабыз. Инде 2 апрельдә җиңүчеләребезне Көньяк Сахалин аэропортында каршы алачакбыз. Аларны шарлар, чәчәкләр көтә. Өйләренә лауреатлар гына түгел, ә Россия халыклары бердәмлегенең төп көч икәнен исбатлаган чын дуслык илчеләре кайта», – диде Зәкия Вәлитова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз