news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сахалин татарлары мобилизацияләнүчеләргә: Сезнең өчен дога кылып торырбыз

Сахалин татарлары мобилизацияләнүчеләргә: Сезнең өчен дога кылып торырбыз
Зәкия Вәлитованың шәхси архивыннан

1 октябрьдә Сахалин өлкәсе Успенское полигонында мобилизацияләнгән кешеләр өчен «Сахалин Zа Наших» дип исемләнгән акция үткән. Бу хакта «Туган тел» укыту-мәдәни үзәге җитәкчесе, Сахалин татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова хәбәр итте.

 

Фото: © Зәкия Вәлитованың шәхси архивыннан

Акциядә катнашучылар полигонда балалар катнашында концерт куйганнар, кунакларны төрле милли ризыклар белән сыйлаганнар.

«Сез безне яклаучылар. Без һәрвакыт сезнең белән. Бүгенге чарада күп төрле диаспора вәкилләре катнаша: рус, татар, үзбәк, таҗик, бурятлар һәм башкалар. Алар барысы да сезгә теләктәшлек белдерергә килде. Сезнең өчен дога кылып торырбыз», – ди Зәкия Вәлитова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100