news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сахалин коллективы Кытайда «Сабантуй» биюен тәкъдим итеп, алтын медаль яулаган

Сахалин коллективы Кытайда «Сабантуй» биюен тәкъдим итеп, алтын медаль яулаган
Фото: «Татар-информ»га Зәкия Вәлитова тәкъдим итте

Көньяк Курильск шәһәреннән килгән яшь артистлар Кытайда узган «Шанхай сюитасы» халыкара конкурс-фестиваленнән җиңү белән кайткан. Бу хакта Сахалин өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Зәкия Вәлитова хәбәр итте.

«Кичә Көньяк Сахалин аэровокзалында халыкара бәйге җиңүчеләрен каршы алдык. Гөлсинә Байкенова җитәкчелегендәге «Ю-КА» классик бию студиясе коллективы Сахалин өлкәсе һәм Россия исеменнән берьюлы өч номинациядә: классик бию, халык-сәхнә биюе һәм сольный бию юнәлешләрендә лаеклы чыгыш ясады. Һәр номинациядә призлы урыннар булды. Хучжоу һәм Шанхай шәһәрләрендә узган бәйгедә жюри әгъзаларын аеруча «Сабантуй» номеры таң калдырган. Әлеге бию командага алтын медаль китерде!» – диде «Татар-информ»га Зәкия Вәлитова.

Аның әйтүенчә, аэропортта коллективны Көньяк Сахалин шәһәренең 32нче мәктәбе юнармиячеләре дә (җитәкчеләре – Александр Меняйлов) каршы алган. Алар коллективны Татарстан әләме төсендәге шарлар белән каршылаган.

«Сахалинда туып үскән яшьләребез бию аша татар халкының дуслыгын һәм кунакчыллыгын күрсәтте. Бәйге дәвамында кызларга һәрвакыт аларның төп җанатарлары – ата-аналары теләктәшлек белдереп торды. Аларның ярдәме, ышанычы һәм йокысыз төннәре яшь артистларга үз көчләренә ышанырга һәм сәхнәдә балкырга ярдәм итте. Рәхмәт сезгә, әниләр һәм әтиләр. Гүзәл кызларыбыз һәм аларның талантлы җитәкчесе Гөлсинә Байкенова белән чиксез горурланабыз», – диде Зәкия Вәлитова.

news_right_1
news_right_2
news_bot