news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саха Якутия татары: Татар эшмәкәрләренә Ерак Көнчыгыш базарына керергә булышырга әзербез

Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы рәисе, Саха (Якутия) Республикасының Татарстандагы рәсми вәкиле Рамил Закиров татар эшмәкәрләренең Ерак Көнчыгыш базарына үтеп керүенә ярдәм итәргә әзер булуларын әйтте.

«Без татар эшмәкәрләренең Ерак Көнчыгыш, шулай ук чиктәш дәүләтләр - Кытай, Монголия, Сингапур, Корея, Япония базарларына чыгуына ярдәм күрсәтергә әзер. Хәзер эзлекле рәвештә шуның белән шөгыльләнәбез», - дип белдерде ул «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында.

«Үз төбәгебездә Татарстанның туристик маршрутларын алга сөрергә, инвестицион потенциалы турында сөйләргә, юлламалар сатарга, республикага инвестицияләр җәлеп итәргә әзер. Хабаровскида яки Владивостокта Татарстаннан продукция китерү өчен логистик хаб булдырырга әзербез», - диде Рамил Закиров.

Ул, шулай ук, сәнәгать, төзелеш белән шөгыльләнүче компанияләргә теләктәшлек күрсәтергә әзер булуларын әйтте.

«Без, Ерак Көнчыгыш татарлары, бераз гына икенче төрле, ләкин без татарлар, без, бәлки, Татарстандагы кадәр үк өчпочмак, бәлешләр ашамыйбыздыр, ләкин без – татарлар. Без татар телендә алай еш аралашмасак та, бурят, якут, кытай, япон телләрендә аралаша алабыз, ләкин барыбер без татарлар», - ди Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы рәисе.

«Татарстан - кече Ватаныбыз. Татарлар булуыбыз, Казан, Татарстан елдан ел чәчәк атуы белән горурланабыз. Татарстан - уртак йортыбыз, һәрвакыт учак яна, елдан-ел ул ут яктырак, ул утка утын салып торырга ризабыз. Туган йортта һәрвакыт җылы булуын телибез», - ди Рамил Закиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100