news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Якутиядә Ысыах һәм Сабан туе бәйрәмнәренә әзерләнәләр

24-25 нче июнь көннәрендә Якутск шәһәрендә Татарстан көннәре узачак. Күп кенә чаралар белән бергә, биредә җирле халыкның Ысыах һәм татарларның Сабантуй бәйрәме дә үтәчәк. Хәзерге вакытта аларга әзерлек эшләре бара. Бөтендөнья татар конгрессы сайты шул турыда хәбәр итә.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев милли бәйрәмнәр үткәреләчәк мәйданнарны карады, анда алып барылган әзерлек эшләре белән танышты.

Ысыах – Якутиядә иң зур бәйрәм. Ул табигатьнең уянуына бәйле уздырыла торган язгы-җәйге бәйрәм. Ысыах бәйрәме вакытында гыйбадәт кылу йолалары үтәлә, милли уеннар уйныйлар, бииләр, милли ризыклар белән сыйланалар, ат чабышлары оештырыла. Якут бәйрәме тува, алтай, татар, башкорт кебек төрки халыкларның җәйге бәйрәмнәре белән охшаш. Шуңа күрә Ысыах һәм Сабантуй бергә уздырыла.

Гадәттә, якутларның милли бәйрәме иң озын көндә – 21 июньдә үтә. Соңгы елларда бәйрәмне 10 июнь – 25 июнь көннәрендә уздыра башлаганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100