news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саха театры директоры: «Безнең тамашачыларның 60 проценты – яшьләр»

YakutiaMedia мәгълүмат агентлыгы Саха театры директоры Петр Макаров белән ачыктан-ачык әңгәмә тәкъдим итә.

Саха театры директоры: «Безнең тамашачыларның 60 проценты – яшьләр»
Фото: YakutiaMedia мәгълүмат агентлыгы

Якутиянең мәдәни тормышының нәкъ үзәгендә П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театры маяк булып балкып тора. Бу – тере легенда. Бу – милли сәнгатьнең бишеге. Монда борынгы риваятьләр белән заманча интерпретацияләр бергә үрелә, һәр спектакль тамашачы йөрәгендә эз калдыра. Әлеге катлаулы механизмның руле артында Петр Макаров тора. Аның сәнгатькә тугрылыгы һәм җитәкчелек таланты театрга бай мирасны саклап калырга һәм киләчәккә таба кыю атларга ярдәм итә.

Петр Макаров белән әңгәмә – ул театр тормышының сәхнә артына күз салу, проблемалар һәм җиңүләр, планнар һәм перспективалар турында белү һәм гомерен сәхнә сәнгатенә хезмәт итүгә багышлаган гаҗәеп шәхеснең эчке дөньясы белән танышу мөмкинлеге. YakutiaMedia мәгълүмат агентлыгы Саха театры директоры Петр Макаров белән әңгәмә тәкъдим итә.

Петр Тимофеевич, Саха театры юбилеен билгеләп үтә. Театрның соңгы еллардагы казанышларының кайсыларын иң әһәмиятлеләре дип бәялисез?

– Юбилей ул – һәрвакыт артка борылып карар һәм үткән юлны бәяләр өчен сәбәп. Иң әһәмиятле казанышларны барлый башласак, мин берничәсен аерым атар идем. Беренчедән, бу, әлбәттә, иң абруйлы театр фестивалендә – «Алтын битлек»тә җиңүебез. Саха театрының дүрт «Алтын битлеге» бар. Мин моны уңыш дип кенә атый алмыйм, бу – бөтен Якутиянең театр сәнгатенең куәтен һәм үзенчәлеген федераль дәрәҗәдә тану.

Саха театры – мэтрлар һәм Щепкин училищесын, Алтай дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган актерлардан торган уникаль бердәм система

Фото: YakutiaMedia мәгълүмат агентлыгы

2021 елда Саха театрында Россия милли театрларының беренче конгрессы узды.

2022 елда театр беренче тапкыр Санкт-Петербургтагы атаклы Александрин театры сәхнәсендә уйнады.

2025 елда Саха театрының йөзек кашы булган, Саха халкының театр сәнгатен бөтен дөньяга таныткан «Желанный берег мой» (12+) (Андрей Борисов куйган) спектакле «Россиянең иң яхшы 100 спектакле» алтын фондына кертелде. Шулай ук быел театрыбыз беренче тапкыр Мәскәү шәһәрендә Кече театр сәхнәсендә уйнады.

Икенчедән, мин сәхнәбезне яңартуны һәм театр эшенә яңа технологияләр кертүне зур казаныш дип саныйм. Без элек техник яктан кую мөмкин булмаган спектакльләрне куя алдык.

Өченчедән, мин тамашачы белән заманча телдә сөйләшә торган, әмма шул ук вакытта рухи мәдәният һәм традицияләр турында онытмаган репертуар булдыруыбызны мөһим вакыйга дип бәялим. Саха театрында Якутиянең Платон Ойунский, Аламп, Неустроев кебек классик язучыларының әсәрләре буенча спектакльләр куела. Шулай ук Иван Гоголевның «Дыгын Дархан» (12+), Николай Якутскийның «Судьба» (12+), Даланның «Глухой Вилюй» (12+) кебек әсәрләре сәхнәләштерелә.

«Мастер и Маргарита» спектакле

Фото: Саха театры матбугат хезмәте

Моннан тыш, театрда рус әдәбияты әсәрләре буенча спектакльләр үзебезнең туган телдә куела. Мәсәлән, Николай Гогольнең «Ревизор» (12+), Валентин Распутинның «Прощание с матёрой» (12+), Михаил Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» (12+) спектакльләре һәм Шекспир һәм Гарсиа Маркес кебек чит ил авторларының иң яхшы әсәрләре тәкъдим ителә.

Бүгенге заманда, глобаль үзгәрешләр чорында, яшь буын туган телен онытып барган вакытта, безнең яшь тамашачылар спектакльләребезгә йөри. Классик спектакльләрдән тыш, бездә Агамали Магомедовның «Хаар тыына» (12+) заманча драматургиясе буенча Василий Борисовның эксперименталь спектакле бара.

Бүгенге көн драматурглары белән эшләү – театрыбыз эшчәнлегенең иң төп юнәлешләренең берсе. Режиссерлар хәзерге заман драматурглары белән 120 ел дәвамында эшли. Бу дәвердә барлык иң әһәмиятле спектакльләр куелды. Андрей Борисов белән Василий Харысхалның тандемы, мәсәлән, тамашачыга «Я вернусь» (12+), «Отец, прости» (12+) кебек спектакльләрне бүләк итте. Соңгы арада Сергей Потапов драматург Утум Захаровның «Коркин. Клятвы» (12+), «Мазары. Путь к царю» (12+). спектакльләрен куйды. Алар театрның музей түгел, ә тере организм булуын күрсәтте.

Фото: YakutiaMedia мәгълүмат агентлыгы

Хәзерге заманда театр яшь аудиторияне кызыксындыру өчен конкуренциягә сәләтле булырга тиеш. Саха театры тамашачылар залына яшьләрне җәлеп итү өчен нишли? Яшь тамашачы өчен кызыклы спектакльләр булдыру өчен нинди форматлар һәм технологияләр кулланыла?

– Без берничә юнәлештә актив эшлибез. Беренчедән, бу яшьләр режиссурасы һәм драматургиясе лабораторияләре һәм конкурслары. Без яшьтәшләре белән бер телдә сөйләшүче яшь, кыю кешеләргә мәйданчык булдырабыз. Нәтиҗәдә уникаль проектлар килеп чыга.

Безнең тамашачыларның 60 проценты – яшьләр. Монда «Пушкин картасы» зур роль уйный. Президентыбыз Владимир Путинның сәясәте һәм «Гаилә» илкүләм проекты ярдәмендә Пушкин карталары системасы гамәлгә кертелде. Бу яшьләргә бөтен Россия буйлап мәдәни программаларга йөрү мөмкинлеге бирде.

Өченчедән, без спектакльләрне анонслап кына калмыйбыз, без контент ясау белән шөгыльләнәбез: бэкстейджлар, актерлар белән интервьюлар, репетицияләрдән туры эфирлар төшерәбез. Без театрның эчке «кухня»сын күрсәтәбез, аны тамашачы өсен ачык һәм аңлаешлы итәбез.

Фото: YakutiaMedia мәгълүмат агентлыгы

Саха театры талантлы актерлары, режиссерлары һәм башка иҗади хезмәткәрләре белән дан тота. Труппаның иҗади потенциалын ничек бәялисез? Яшь талантларга ярдәм итү һәм аларны үстерү өчен нинди стратегияләр кулланасыз?

– Безнең труппа – ул алтын фонд. Бездә алты буын «щепкинчылар» эшли. Бу – яшьләр үрнәк ала торган мэтрлар белән Щепкин училищесын һәм Алтай дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган амбициоз актерлардан торган уникаль состав. Потенциал бик зур, чөнки Якутиядә үзебезнең мәктәп эшли. Яшьләргә ярдәм итү өчен остазлар белән эшләү системасын кулланабыз. Режиссерлар һәм сәхнә осталары яшьләрне шефлыкка ала.

Саха театры – спектакльләр карый торган урын гына түгел. Ул – төрле буын кешеләрен берләштерүче мәдәни үзәк. Тамашачылар белән якынаю өчен нинди чаралар үткәрәсез? Аларны иҗат процессына җәлеп итүгә юнәлтелгән программалар бармы?

– Без ачык булырга омтылабыз. Театрда берничә проект эшли: тамашачылар арасында сораштыру-интервьюлар уздырыла, гастрольләр вакытында мастер-класслар үткәрелә, мәктәп укучылары һәм студентлар белән тематик очрашулар оештырыла, спектакльләр башланыр алдыннан театр буйлап экскурсияләр ясала. Күренекле артистлар турында «Путь театра» (12+), «Театр дьоно» (театр кешеләре) (12+) проектлары бар. Тамашачылар актерларга һәм режиссерларга формаль булмаган шартларда үзен кызыксындырган сорауларын бирә ала торган иҗади кичәләр уза. Сәхнә сөйләме, сәхнә хәрәкәте буенча мастер-класслар бик популяр. Төрле яшьтәге кешеләр бергәләп яңа әйберләргә өйрәнә, аралаша. Театрның тылсымлы көче нәкъ менә шунда – ул үз тирәсендә кешеләрне җыя.

Фото: YakutiaMedia мәгълүмат агентлыгы

Саха театрының мәдәни тормышында тагын бер мөһим вакыйга – Татарстанга гастрольләр белән килү. Ни өчен нәкъ менә Татарстан сайланды?

– Татарстан очраклы рәвештә сайланмады. Бу республиканың театр мәдәнияте гаять бай һәм алга киткән. Аның тамашачысы тирән һәм үзенчәлекле сәнгатьне бәяли. Мондый тамашачы каршында чыгыш ясау безнең өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Моннан тыш, безнең халыкларны тарихи дустанә элемтәләр бәйли.

Гастрольләр программасына Якутиянең рухын күрсәтә торган һәм шул ук вакытта мәңгелек гомумкешелек темаларын күтәрә торган спектакльләр керде.

Фото: YakutiaMedia мәгълүмат агентлыгы

Сезнеңчә, якут һәм татар мәдәниятен нәрсә берләштерә? Бу халыкларның тарихында, традицияләрендә һәм сәнгатендә нинди охшаш якларны атап була?

– Безне бик күп нәрсә берләштерә. Иң элек, гасырлар буе дәвам иткән зур тарих, үз халкыбызның традицияләренә һәм рухи мәдәниятенә карата хөрмәт. Бу якут театрларында да, татар театрларында да төп кыйммәтләр булып тора. Әлеге халыклар икесе дә озын тарихи юл узган һәм милли тәңгәллеген, телен һәм мәдәниятен саклап калган. Бу безнең характерны чыныктырган һәм сәнгатебездә чагылган. Шулай ук, әлбәттә, безне туган телгә мәхәббәт берләштерә. Шуңа күрә безнең сәнгать телендә сөйләшер сүзебез бар.

Татарстанда нинди спектакльләр күрсәтеләчәк? Алар нинди принцип буенча сайланды?

– «Глухой Вилюй» (12+) – Даланның якут телендәге романының мотивлары буенча куелган масштаблы спектакль. Анда бөтен труппа катнаша дияргә була. Баш режиссеры – Руслан Тараховский. Якутия Россия составына кергәнче барган үзара сугышлар турындагы сюжет ата-бабаларыбыздан сакланып калган риваятьләргә нигезләнгән. Шекспирның «Король Лир» (12+) әсәре – дөнья классикасы. Режиссеры – Андрей Борисов. Бу мәңгелек проблемалар турындагы спектакль. Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» (12+) әсәре танылган режиссер Сергей Потаповның интерпретациясендә тәкъдим ителәчәк. Спектакль яхшылык белән явызлык арасындагы мәңгелек көрәш турында. Без театрыбызның ике йөзен – тамырлары олонхо сәнгатеннән үк килгән эпик ягын һәм заманча, яңача телдә сөйләшүче ягын күрсәтергә телибез.

Халыкларның үзара аңлашуы һәм якынаюы өчен мондый мәдәни алмашу ни дәрәҗәдә мөһим?

– Буада булачак гастрольләребез «Зур гастрольләр» (12+) федераль программасы кысаларында узачак. Буа театры безгә июньдә гастрольләр белән килде. «Желанные берега Саха театра: от Лены до Волги» гастрольләре Марий Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә, Чувашия Республикасының Чебоксар шәһәрендә, Татарстан Республикасының Казан һәм Буа шәһәрләрендә булачак. Мондый мәдәни алмашу – ул үзара аңлашуга килү өчен иң кыска һәм ихлас юл. Сәхнәдә башка халыкның кайгысын һәм шатлыгын күргәч, тамашачы аның күңелен аңлый башлый. Мондый гастрольләрдән соң безнең халыклар тугандаш җаннарга әйләнә.

Фото: YakutiaMedia мәгълүмат агентлыгы

Сез театрга ничек килдегез? Театр сәнгатендә нәрсә җәлеп итә сезне?

– Театрга килүемә әнием Анна Александровна сәбәпче булды. Ул театр училищесына укырга керүемне теләде. 23 ел элек Щепкин училищесының Якутиядәге бишенче студиясен тәмамладым. Шуннан бирле мин театрда. Мине монда гаҗәеп бер көч китерде. Мин артист яки спортчы булу арасында сайладым. Театр җиңде.

Мине театр сәнгатенең җанлы табигате җәлеп итә. Мин үз эшемдә һәрвакыт кешенең абруе, кызгану хисе, ата-бабалар һәм җир белән элемтә, үз сайлавың өчен җаваплылык кебек гади, әмма мәңгелек кыйммәтләрне алга сөрергә тырышам. Театр – ул минем тормышым.

«Тулаайах о5о» («Глухой Вилюй»)

Фото: Саха театры матбугат хезмәте

Саха театрының кайсы спектакльләрен аеруча яратасыз?

– Бу иң авыр сорау! Үз балаларың арасыннан ничек итеп иң яратканын сайлап алып була? Мин театрыбызның классикасын чиксез яратам. Онытылмас тәэсир калдырган беренче спектакль – Василий Харысхалның «Эргиллиэм хайаан да... » (Я вернусь) (12+) эпик куелышы. Сүз уңаеннан, мин үзем анда хәзер төп рольне – Манньыаттаах уол ролен уйныйм. Андрей Борисов куйган «Кыыс Дэбилийэ» (12+) олонхосы, «Наара суох» (12+) легендар комедиясе шулай ук минем яраткан спектакльләр исемлегендә.

Якут театр сәнгатенең киләчәген ничек күзаллыйсыз? Яшь актерлар һәм режиссерлар өчен нинди перспективалар бар?

– Якут театрының киләчәген якты итеп күрәм. Без уникаль юл чатында торабыз: традицион мәдәниятебезнең нигезендә нык басып торабыз һәм шул ук вакытта дөнья сәнгатен дә кыю үзләштерәбез. Бүгенге көндә яшь актерларның һәм режиссерларның перспективалары элеккегә караганда зуррак. Алар Якутиядә калып та халыкара спектакльләрдә, лабораторияләрдә катнаша, иң яхшы осталар белән эшли ала. Аларның экспериментлар ясау, яңа телләр эзләү мөмкинлеге бар. Иң мөһиме – безнең театрны уникаль итә торган үзенчәлекне, энергетиканы югалтмау. Киләчәк – тарихи мәдәният белән заманча фикерләү синтезында. Безнең яшь кадрлар моңа әзер, дип саныйм.

Фото: YakutiaMedia мәгълүмат агентлыгы

Петр Тимофеевич интервьюдан соң Саха театры буйлап экскурсия үткәрде, масштаблы ремонт эшләреннән соң яңартылган тамаша залларын күрсәтте. Утыргычларның яңа тышлыклары, заманча яктылык һәм яхшыртылган акустика Якутия театр сәнгатенең традицияләре сакланган заманча киңлек атмосферасын тудыра.

Театрның музее аеруча тәэсир калдырды. Аның экспозициясенең бер өлеше театрның махсус хәрби операциядә катнашучы хезмәткәрләренә багышланган. Монда тәкъдим ителгән фотографияләр, хатлар, шәхси әйберләр батырлык һәм фидакярлек тарихларын җанландыра төсле.

Петр Тимофеевич, сүзен тәмамлап, яңа театр сезонындагы спектакльләргә актив йөрергә чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot