news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саха Республикасы район башлыгы буалыларны Сабантуй белән котлады

Саха Республикасы район башлыгы буалыларны Сабантуй белән котлады
Ралинә Сәлимова

Бүген Буа районына килгән җитәкчеләр арасында Саха Республикасы (Якутия) Югары Вилюй районы башлыгы Владимир Поскачин дә бар иде. Ул җирле халыкны Сабантуй бәйрәме белән котлады.

«Бәйрәм шундый милли, җанлы! Мин биредәге гореф-гадәтләрнең саклануына бик шат. Барыгызга да яхшы, мул гомер телим. Бөтен кешенең дә эше, һәр бизнесның үсеше булсын. Россиядә дус халык булып яшик», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot