news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саха республикасы башлыгы: Безнең яшьләр Оймяконнан Мәскәүгә кадәр юлны атта узды

Төрки халыклар өчен ат - изге хайван, диде Айсен Николаев Арчада үткән «Ат көне» бәйрәмендә.

Саха республикасы башлыгы: Безнең яшьләр Оймяконнан Мәскәүгә кадәр юлны атта узды
Салават Камалетдинов

Саха (Якутия) республикасы башлыгы Айсен Николаев Арча районына «Ат көне»нә килде. 

"Бездә ике йөз меңнән артык ат бар, без аларны үрчетәбез, яратабыз. Төрки халыклар өчен ат - изге хайван. Ат белән озын юллар үттек. Борынгы төрки халыкларның Евразия далалары буйлар йөрүләрен күрсәтү һәм аңлар өчен безнең яшьләр Оймяконнан алып Мәскәүгә кадәр юлны атта уздылар. 11 мең чакрым юлны узар өчен бер ел һәм дүрт ай вакыт кирәк булды", - дип сөйләде ул.

Ул сәфәргә чыгучыларның юлы Татарстан аша узуын да искәртте һәм җылы каршы алган өчен рәхмәт әйтте.

"Шуның белән яшьләр төрки халыкларның рухын һәм аттан аерылгысыз булуын күрсәтте", - диде ул.

Айсен Николаев "Ат көне" бәйрәмен ошатуын әйтте.

"Мондый бәйрәмнәр безнең традицияләрне яңадан торгызачак, алар безгә кирәк. Бу бәйрәм өчен бик зур рәхмәт", - диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot