news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саха конгрессы, туган тел сәгатьләре саклануын сорап, мәгариф министрына мөрәҗәгать иткән

Саха конгрессы, туган тел сәгатьләре саклануын сорап, мәгариф министрына мөрәҗәгать иткән
Иван Шамаев
sakhalife.ru

Саха Республикасы конгрессы Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцовка туган тел һәм әдәбият дәресләрен укыту мәсьәләсе турында мөрәҗәгать юллаган.

«27-28 июньдә узган «Саха конгрессы» республика иҗтимагый хәрәкәтенең II съезды делегатлары, башлангыч һәм гомуми төп белем бирү программалары проектлары белән бәйле вазгыять аркасында, туган тел һәм башка халыкларның туган телләре язмышы өчен борчылуын белдерә.

2022 елның гыйнвар-февралендә, якынча төп белем бирү программалары проектлары буенча фикер алышу процессында төбәкләр һәм үзәк арасында үзара аңлашуга ирешүгә карамастан, «Вероятность һәм статистика», «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре» кебек мәҗбүри яңа предметлар кертелү белән бәйле рәвештә, туган тел һәм туган тел әдәбияты дәресләрен кыскарту куркынычы саклана.

Йөз ел дәвамында, якут теле һәм әдәбияты, башлангыч классларда, кимендә, 3+2 нисбәтендә, урта сыйныфларда 2+2 нисбәтендә, өлкән сыйныфларда 2 сәгать күләмендә укытылды. Мәгарифтә реформалар һәрвакыт булып килде, ләкин якут теле һәм әдәбияты буенча уку сәгатьләре беркайчан кыскартылмады.

II съезд делегатлары туган тел өйрәнү өчен шартлар тудыруга конституцион хокукның гамәлгә ашырылуы өчен төп шарт саналган якут теле һәм әдәбияты дәресләре саны саклануын таләп итә. Бу мөрәҗәгать «Саха конгрессы» II съездында гомуми тавыш бирү белән кабул ителде», - дип язылган Саха конгрессы рәисе Иван Шамаев имзалаган мөрәҗәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100