news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак кәҗә бәтиләрен асрауга субсидия бирәләр

Савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак кәҗә бәтиләрен асрауга субсидия бирәләр
"Татар-информ" архивы

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елның 5 апреленнән 18 апреленә кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерларын, ана кәҗәләрне һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләрен тотуга чыгымнарның бер өлешен каплауга гаризалар кабул итү турында хәбәр итә.

Акчалар хуҗалыктагы 1 сыер өчен - 2 мең сум, 2 сыерга - 3 мең сум, 3 һәм аннан күбрәк сыерга 4 мең сум исәбеннән карала, 500 сумлык ветеринария чаралары уздыру шартнамәсенә кул куйганда, һәр сыерга өстәмә 300 сум субсидия бирелә. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме чаралары турында» 2021 елның 15 июнендәге 452 номерлы карары нигезендә өч яшьтән зуррак булган бер баш бия тотуга түләү 5 мең сум исәбеннән карала, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100