news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Савва Шипов Күпфункцияле үзәкләр хезмәте турында Россия халкы аз хәбәрдар булуын әйтте

Бер гариза язып, тормышта кирәкле барлык хезмәтләрне алу мөмкин, диде Россия икътисади үсеш министры урынбасары.

Савва Шипов Күпфункцияле үзәкләр хезмәте турында Россия халкы аз хәбәрдар булуын әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Россия икътисади үсеш министры урынбасары Савва Шипов Россия халкы Күпфункцияле үзәкләр хезмәте турында аз хәбәрдар дип исәпли. Бу хакта ул Казан шәһәренең Совет районында Күпфункцияле үзәкнең яңа бүлегендә булганда әйтте.

“2018 елның язында гражданнарның тормышта кирәкле хезмәтләрне алу мөмкинлеге турында канун үз көченә керде. Бу исә кешегә, мәсәлән бала тугач, 10 гариза түгел, ә берне язып бу өлкәдәге барлык хезмәтләрне алу мөмкинлеген бирә”, - дип аңлатты Савва Шипов.

Аның сүзләренчә, гражданнар шундый комплекслы гаризалар белән еш мөрәҗәгать итми. “Хәзер Күпфункцияле үзәкләр тормыш хәлләре буенча тиешле хезмәтләр күрсәтә. Әлегә без зур динамика күрмибез, бәлки кешеләр тиешенчә хәбәрдар түгелдер. Күпфункцияле үзәкләрдә төрле күләмдәге хезмәтләр алырга була, үзәкләр төрле сан буенча эшли”, - диде Россия икътисади үсеш министры урынбасары.

Савва Шипов фикеренчә, кешеләрнең бу хезмәтләр турында белүе һәм Күпфункцияле үзәкләргә комплекслы гаризалар белән мөрәҗәгать итүе мөһим.

  • Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия икътисади үсеш министры урынбасары Савва Шипов бергәләп, Казанда (Җиңү проспекты, 214) иң эре күп функцияле үзәге эше белән танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100