news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәүвәл аеның 13нче көнендә – 1 апрельдә – Казанда Хәтер көне узды

Шәүвәл аеның 13нче көнендә – 1 апрельдә – Казанда Хәтер көне узды
Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Бүген, 1 апрельдә, Казанда традицион Хәтер көне – динебез, Ватаныбыз, милләтебез хакына шәһит киткән татар каһарманнарын искә алу – Хәтер көне узды. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

2021 елдан башлап Хәтер көне ел саен Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы тәкъдиме белән Рамазан ае тәмамланганнан соң ике атна узгач, Шәүвәл аеның 13нче көнендә билгеләп үтелә.

Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Әлеге чара иртәдән башланды – Татарстанның төрле районнарыннан килгән 50дән артык аксакал, мөхтәсиб һәм имам Казан ханнарының җәсәдләре җирләнгән мавзолей һәм Сөембикә манарасы янына җыелды. Биредә Коръән-хафиз Сәидкамал Сөенов Коръән аятьләре укыды, чарада катнашучылар Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов җитәкчелегендә Казанны саклап шәһит киткәннәр һәм динебез, халкыбыз, Ватаныбыз хакына төрле вакытларда һәлак булган татар халкының батырлары рухына багышлап дога кылды. Җыелган халык Аллаһы Тәгаләдән аларның рухлары шат, мәңгелек урыннары җәннәттә булуын сорады.

Аннары Казанның «Иске Таш» мәчетендә Хәтер көненең пленар өлеше – нәзарәтнең Аксакаллар шурасы гомуми җыелышы узды. Әлеге очрашу барышында төп игътибар татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклауга юнәлтелде.

Фото: Тр мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Аннары чарада катнашучылар алдында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов чыгыш ясады: ул җыелыш темасы буенча вәгазь сөйләде.

Вәгазьдән соң аксакаллар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә җәмәгать белән өйлә намазы укыды.

Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Намаздан чыкка, «Иске Таш» мәчете янында киләчәктә «Татар халкы каһарманнары истәлегенә» дигән мемориаль стела урнаштырылачак урынга куелган таш янында аксакаллар Коръән аятьләре укыды һәм татар халкының шәһит киткән уллары рухына дога кылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot