news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәүвәл аенда 6 көн ураза тотсаң, бер ел ураза тоткан кебек булачак

Шәүвәл – мөселман ай календаре буенча унынчы ай, ул Рамазан тәмамлану белән башлана. Бу айның беренче көнендә ислам динендәге иң мөһим ике бәйрәмнең берсе – Ураза гаете билгеләп үтелә. Быел Шәүвәл ае һәм Ураза бәйрәменең беренче көне 20 мартка туры килде, ул 18 апрельгә кадәр (29 көн) дәвам итәчәк, дип яза «Миллиард.Татар» Телеграм каналы.

Барлык мөселманнар өчен мәҗбүри булган Рамазан уразасы тәмамланганнан соң 6 көн Шәүвәл уразасы (анысы ирекле) була. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләреннән күренгәнчә, Рамазан аенда ураза тоткан һәм Шәүвәл аенда аңа 6 көн ураза өстәгән кеше бер ел ураза тоткан кебек булачак. Шулай ук бу ураза мәҗбүри уразаның җитешсезлекләрен тулыландырачак. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) болай дигән: «Аллаһы Тәгалә һәр изге гамәл өчен савапны ун мәртәбә арттырып билгеләде, ә Рамазан аенда тоткан ураза ун айга, ә Шәүвәлнең алты көне ике айга тигез, бу барлыгы бер елны тәшкил итә».

Әбү Әюп әл-Әнсаридан китерелгәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем Рамазан аенда һәм Шәүвәл аеның алтынчы көнендә ураза тотса, гомере буе ураза тоткан кебек булыр» – дигән.

Рамазан ае - тормыш мәктәбе булса, Шәүвәл ае - ураза вакытында алган дәресләрне ныгыту мөмкинлеге.

Ислам фәннәре докторы һәм Казан ислам университеты укытучысы Рәшит хәзрәт Сибгатуллин сөйләгәнчә, берьюлы 6 көн рәттән ураза тоту хәерлерәк – аның савабы да күбрәк, әмма бурычларың булса (Рамазанда ураза тота алмаган көннәр), башта аларны тулыландырырга кирәк.

«Әгәр кеше Рамазан аендагы мәҗбүри уразаны җитди сәбәп белән тота алмаган булса, башта бу көннәрне тулыландырырга, аннары гына Шәүвәл уразасын тотарга кирәк. Әмма бу - мәҗбүри түгел», - дип сөйләде Рәшит хәзрәт.

Бу айда ирекле уразаның 6 көнен рәттән яисә тәнәфесләр белән тотарга була. Хәнәфи мәзһәбендә бу ураза «Мәндүб» яки «Мөстәхәб» (ягъни кирәкле) статусына ия.

news_right_1
news_right_2
news_bot