Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Саумы, Казан!» / «Здравствуй, Казань!» конкурсының нәтиҗәләре билгеле – исемлек
26 ноябрьдә Заманча сәнгать галереясендә «Саумы, Казан!» / «Здравствуй, Казань!» бәйгесенең нәтиҗәләрен игълан итү, бүләкләү һәм бәйге нәтиҗәләре буенча күргәзмә ачылу тантанасы узды.
«Мең еллык Казан риваятьләренә багышланган конкурста осталар декоратив-гамәли сәнгатьнең күн эшкәртү, керамика, киез басу һәм чигү юнәлешләре буенча көч сынашты. Татарстан район-шәһәрләреннән, Россия төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән (Казахстан, Беларусь Республикалары) барлыгы йөздән артык кул эшләре тәкъдим ителде. Катнашучыларны аеруча Сөембикә, Зилант һәм Кабан күле турында риваятьләр илһамландырган», - дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
«Саумы, Казан!» конкурсы – безнең өчен кадерле проектларның берсе. Беренче елны без Казанга багышланган хикәяләр бәйгесе игълан иткән идек, ул вакытта язучылар ике телдә көч сынашты. Узган ел рәссамнарыбыз һәрберсе үз Казанын рәсем сәнгате аша тасвирлады, бик көчле конкурс булды. Быел декоратив-гамәли сәнгать осталарына мөрәҗәгать иттек. Гомумән алганда, «Саумы, Казан!» конкурсы ул – үзебез өчен яңа исемнәр ачу һәм Казанга багышланган сәнгать әсәрләрен арттыру», – диде Казан шәһәре Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Иң яхшы эшләрне экспертлардан торган комиссия билгеләде. Алар арасында сәнгать белеме докторы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов исемендәге институтның Сәнгать үзәге җитәкчесе Рауза Солтанова, Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Ольга Гыйльметдинова, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Ә.Мәҗитов музее мөдире Луиза Фәсхетдинова, сәнгать белеме кандидаты, Ибраһимов ис. институтның Сәнгать үзәге өлкән хезмәткәре Людмила Шкляева һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге институтның Сәнгать үзәге фәнни хезмәткәре Айгөл Җәләлиева.
«Әлеге конкурс призга лаек булган эшләр белән үз эшләреңне чагыштыру өчен бик яхшы мөмкинлек. Бу билгеле бер планка, һәм һәркем җиңүчеләр рәтенә эләгү өчен күпме тырышырга кирәклеген аңлый ала. Сүз дә юк, болар барысы да декоратив-гамәли сәнгатьнең традицион төрләре үсештә булсын өчен эшләнелә. Әлеге чара бүгенге милли сәнгать төрләренең үсүен максат итеп куя, барлык катнашучыларга да зур рәхмәт», – дип сәламләде килгән кунакларны бәйгенең жюри әгъзасы Людмила Шкляева.
Аның сүзләрен дәвам итеп, Галимҗан Ибраһимов исемендәге институтның Сәнгать үзәге фәнни хезмәткәре Айгөл Җәләлиева: «Әлеге конкурста жюри әгъзасы булуыма бик тә шатмын. Чыннан да, бәйгенең яшьләр һәм өлкәннәр, профессиональ һәм үзешчән булган осталар арасында узуы сөендерде. Мине, сәнгать белгече буларак, киез дә, керамиканың да үсә башлавы бик шатландырды. Киләчәктә бу бәйгенең тагын да популяррак булуын, күпләрнең аның турында белүен һәм бу конкурста үз эшләрен күрсәтергә тырышуларын теләр идем. Һәм, әлбәттә, барлык катнашучыларга да зур рәхмәт, бик матур күргәзмә барлыкка килде», – диде.
«Конкурс нәтиҗәләре буенча күргәзмәгә 40ка якын эш сайланып алынды. Барлыгы 13 җиңүче һәм 7 махсус бүләк иясе билгеләнде. Җиңүчеләр һәр яшь категориясендә (18-35 яшь, 35 яшьтән соң) һәм һәр юнәлеш буенча (күн эшкәртү, керамика, киез басу һәм чигү) сайланды. Аларга акчалата бүләкләр тапшырылачак: I урын – 100 мең сум; II урын – 85 мең сум; III урын – 65 мең сум, махсус бүләк ияләренә – 50 мең сум», - диелә хәбәрдә.
Җиңүчеләр:
Киез басу (войлоковаляние) юнәлеше (35+):
- 1 урын – Табакова Татьяна Владимировна
- 2 урын – Смирнова Ольга Владимировна
- 3 урын – Идрисова Эльмира Ягъфәр кызы
Чигү (вышивка) юнәлеше (35+):
- 1 урын – Кузьмина Татьяна Михайловна
- 2 урын – Семенычева Анжела Радиковна
- 3 урын – Мөхәммәтҗанова Розалия Наил кызы
Керамика юнәлеше (18-35 яшь):
- 1 урын – Обухова Анастасия Васильевна
- 2 урын – Дәүләтшина Диләрә Рөстәм кызы
Керамика юнәлеше (35+):
- 1 урын – Сабиров Әлфиз Ясәви улы
- 2 урын – Хәмидуллин Габделвакил Рәхимҗан улы
- 3 урын – Галиәкбәров Марат Расыйх улы
Күн эшкәртү юнәлеше (18-35 яшь):
- 1 урын – Шинкевич Оксана Вадимовна
Күн эшкәртү юнәлеше (35+):
- 2 урын – Мордяшева Людмила Александровна
Махсус бүләк ияләре:
- 1. Шамсутов Рөстәм Илшат улы
- 2. Сафина Гөлия Наил кызы
- 3. Галимҗанова Рәмзия Нурми кызы
- 4. Дәүләтшина Елена Рафаэль кызы
- 5. Сафина Лилия Каим кызы
- 6. Фәйзрахманова Айгөл Линар кызы
- 7. Мәҗитова Тәслия Әмирхан кызы
«Конкурс турында ишетсәм дә, катнашырга мине үземнең остазым – Гөлия Сафина этәрде. Электән ук шушы һөнәрне үзләштерү теләге булса да, әле бер-ике ел гына шөгыльләнә башладым, лаеклы ялга чыккач теләгемне тормышка ашырдым. Казанның һөнәри техникумында белем алдым. Конкурс таләпләре буенча борынгы Казанның тарихын, риваятьләрен сурәтләргә кирәк иде, шуңа күрә мин Сөембикә-ханбикәнең сәламе дигән эшне башкарырга булдым. Бу эшне әкрен-әкрен эшләп, 1 айда башкарып чыктым», – диде Кукмара районыннан күн эшкәртү номинациясендә махсус бүләккә лаек булган Рәмзия Галимҗанова.
«Конкурста тәҗрибәле профессиональ осталар да, шулай ук алар белән беррәттән һәвәскәрләр дә үзара көч сынашты. Күргәзмәдә профессионаллар белән бергә үз эшеңне күрә алу Һәвәскәрләр өчен зур мөмкинлек һәм сөенеч дип уйлыйм. Әлеге бәйге белән без талантлы шәхесләрне, яңа исемнәрне ачабыз һәм казанлыларны, башкалабыз кунакларын да әлеге шәхесләр белән таныштырабыз», – диде Казан шәһәре Башкарма комитет Аппаратының милли бүлек җитәкчесе Айсылу Лерон.
- Конкурсны Казан мэриясе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз