news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Саумы, Казан!» рәсем сәнгате конкурсына гаризалар 15 июльгә кадәр кабул ителә

Казан мэриясе игълан иткән Казан шәһәренең сәнгати образын формалаштыру, шәһәрне сурәтләү максатыннан «Саумы, Казан!» рәсем сәнгате конкурсына гаризалар 15 июльгә кадәр кабул ителә.

Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк рәссамнар катнаша ала. Аларның кайдан булуы мөһим түгел, бәйгедә казанлылар да, Республикабызның һәм илебезнең төрле шәһәрләрендә яшәүче рәссамнар да, хәтта чит ил гражданнары да үз көчләрен сынап карый ала.

Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә: 1 нче урын – 120 000, 2 нче – 100 000, 3 нче урын – 80 000 сум, диелә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Гаризалар 15 июльгә кадәр saumykazan@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Гаризада катнашучы исем, фамилиясен, туу датасын, яшәү урынын, телефонын, конкурс эшенең исемен, юнәлешен (живопись, графика) язарга кирәк.

Җиңүчеләрне жюри комиссиясе билгели.

Бәйгенең нәтиҗәсе буларак җиңүчеләрнең иҗат эшләре күргәзмәсен оештыру һәм открыткалар җыентыгы чыгару планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot