news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Саумы, Казан!» рәсем сәнгате бәйгесе җиңүчеләре билгеле – исемлек

«Саумы, Казан!» рәсем сәнгате бәйгесе җиңүчеләре билгеле – исемлек
Казан мэриясе матбугат хезмәте, Денис Гордийко

11 октябрьдә Гавами урыннарның күргәзмә залында «Саумы, Казан!» / «Здравствуй, Казань!» конкурсының җиңүчеләрен игълан итү, бүләкләү һәм конкурс нәтиҗәләре буенча күргәзмә ачылу тантанасы узды. Конкурс Казан мэриясе тарафыннан Татарстан башкаласының бүгенге сәнгати образын тудыру һәм замана рәссамнарының иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан уздырылган иде.

«Конкурста республикада яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк профессионал һәм һәвәскәр рәссамнар көч сынашты. Иҗат эшләрендә Казанның һәркемгә яхшы таныш булган урамнары, биналары белән беррәттән шәһәребезнең чит күзләрдән яшеренгән урыннары да сурәтләнгән. Казан Кирмәне, Бауман урамы, чиркәүләр, мәчетләр һәм шәһәр парклары – бәйгедә катнашкан рәссамнар арасында иң популяр объектлар», - дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Бәйгегә барлыгы 200дән артык эш тапшырылган. Аларның жюри әгъзалары – профессионал рәссамнар бәяләгән: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе – Мәхмүт Ваһапов; Россиянең атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты – Григорий Эйдинов, Россияннең халык рәссамы – Сергей Гавриляченко, Россиянең халык рәссамы, Россия сәнгать академиясе академигы – Алексей Суховецкий һәм Николай Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы директоры – Ольга Гыйльметдинова.

«Рәссамнар, иҗат кешеләре, ярты ел буена үзләренең Казанын тудырды. Монда тарихи Казан да, заманча да, хыялдагы Казан да бар. Бу күргәзмәдә барлык килгән эшләрнең аз гына өлеше булса да, матурлыктан күзләр камаша. Хөкемдарларга бер дә җиңел булмагандыр, аларга рәхмәт! Бәйгедә катнашкан рәссамнарга да эчкерсез иҗатлары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Күргәзмә ай ахырына кадәр дәвам итәчәк, Казанга багышланган картиналарны тамашачылар да килеп күрсен иде» – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева, Казан дәүләт яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин, ТР Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсенең баш киңәшчесе Марина Иванова һ.б катнашкан.

«Казан мэриясе һәм Илсур Рәис улы Метшинга яраткан шәһәребезгә карата мәхәббәт тәрбияләве өчен зур рәхмәт. Без бүген шәһәребезне яңадан ачабыз. Барлык рәссамнар да төрле жанр, техникаларда эшләгәннәр. Бу безнең рәссамнарның үсүе, алга баруы һәм шуның белән яраткан шәһәребезгә мәхәббәт уятуы турында сөйли» – диде Роза Әхмәдиева.

Аның сүзләрен дәвам итеп, Казан дәүләт яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева: «Бу – Казан шәһәренә мәхәббәт аңлату күргәзмәсе кебек. Үзем өчен яңа исемнәр ачтым, төрле эшләр белән таныштым», – диде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча күргәзмәгә 52 эш сайлап алынган, алар арасында 12 җиңүче һәм махсус бүләк ияләренең картиналары да бар. Җиңүчеләр һәр яшь категориясендә (18-35 яшь, 35 яшьтән соң) һәм һәр юнәлеш буенча (графика, рәсем сәнгате) сайланган. Аларга акчалата бүләкләр тапшырыла: I урын – 120 мең сум; II урын – 100 мең сум; III урын – 80 мең сум.

Җиңүчеләр:

  • Рәсем сәнгате (живопись) юнәлеше (18-35 яшь)
  1. урын - Мишина Надежда Валентиновна
  2. урын - Афанасьева Анастасия Евгеньевна
  3. урын - Кумаева Кристина Алексеевна
  • Рәсем сәнгате (живопись) юнәлеше (35+ яшь)
  1. урын - Фёдорова Анна Юрьевна
  2. урын - Әскәров Илшат Рифат улы
  3. урын - Сафина Светлана Аркадьевна
  • Графика юнәлеше (18-35 яшь)
  1. урын - Маврина Регина Леонидовна
  2. урын - Бердникова Ольга Юрьевна
  3. урын - Әскәрова Эльвира Назыйф кызы
  • Графика юнәлеше (35+ яшь)
  1. урын – Царёв Сергей Владимирович
  2. урын - Антонова Ирина Валерьевна
  3. урын - Карасёва Вера Владимировна
  • Махсус бүләк ияләре:
  1. Самакаева Марина Владимировна
  2. Базарбаев Джумабек Базарбаевич
  3. Шамсутов Рөстәм Илшат улы
  4. Ибраһимов Руслан Әләм улы
  5. Фәйзетдинова Яна Салават кызы
  6. Хаҗиев Мәдияр Шәрип улы

Конкурсның нәтиҗәсе буларак, открыткалар җыентыгы чыгару да планлаштырыла. Күргәзмә 29 октябрьгә кадәр эшләячәк. Урыны: Казан Кирмәненең Гавәми урыннарындагы күргәзмә залы (2нче подъезд). Эш вакыты: сишәмбе-пәнҗешәмбе: 10:00 — 18:00 сәгать, җомга: 11:00 — 20:00 сәгать, шимбә-якшәмбе: 10:00 — 18:00 сәгать.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100