news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Саумы, Казан!» конкурсында катнашу өчен гаризалар тапшыру башланды

«Саумы, Казан!» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Декоратив-гамәли сәнгать осталары борынгы Казан риваятьләренә һәм мифларына багышланган эшләрен тәкъдим итә ала. Алар дүрт юнәлештә башкарылган булырга тиеш: тирене сәнгатьле эшкәртү, киез басу, чигү, керамика. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурска 2024 елда иҗат ителгән эшләнмәләр генә кабул ителә. Шул ук вакытта аларның саны чикләнмәгән. Конкурс эшләрен онлайн-сайлап алу 21 июльдән 1 августка кадәр узачак, соңрак икенче турга үткән эшләрне кабул итү оештырылачак.

Һәр юнәлеш буенча ике яшь категориясендә җиңүчеләр 2024 елның 30 сентябренә кадәр игълан ителәчәк. Аларга акчалата премияләр тапшырылачак: беренче урын өчен – 100 мең сум, икенче урын өчен – 85 мең сум, өченче урын өчен 65 мең сум каралган. Җиңүчеләрнең иҗади әсәрләре күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк һәм буклетта урын алачак.

Конкурста катнашу өчен иҗат эше фотосы беркетелгән гаризаны 20 июльгә кадәр «Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» конкурсына» билгесе белән saumykazan@mail.ru электрон адресына җибәрү сорала.

Хатта автор турында белешмә күрсәтелә: фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне, эш яки уку урыны, регалияләре (булган очракта), яшәү урыны буенча адресы, элемтә телефоны, электрон адресы. Шулай ук эшнең (эшләрнең) атамасы, декоратив-гамәли сәнгать техникасы төре, эшнең зурлыгы, аны иҗат итү датасы турында мәгълүмат булырга тиеш, эшкә кыскача аннотация язу – теләк буенча.

Конкурс ТР рәисе каршындагы Татар телен һәм ТРда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе тарафыннан оештырыла.

Исегезгә төшерәбез, «Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» конкурсы беренче тапкыр 2023 елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында узды. Анда республика башкаласы урамнарын, паркларын һәм тарихи биналарын сурәтләгән заманча рәссамнар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100