news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Саумы, Казан!» конкурсы җиңүчеләре 11 октябрьдә билгеле булачак

«Саумы, Казан!» конкурсы җиңүчеләре 11 октябрьдә билгеле булачак
Салават Камалетдинов

«Саумы, Казан!» конкурсына 200 дән артык сәнгать эше килгән. Аларның барысын да компетентлы жюри әгъзалары – профессионал рәссамнар бәяләде. Җиңүчеләрне 11 октябрьдә Казан Кремлендә оештырылган күргәзмә ачылышында игълан итәчәкләр.

Конкурста Татарстанда яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк рәссамнар катнашты. Үз эшләрендә алар Казанның һәркемгә яхшы таныш булган урамнары, биналары белән беррәттән шәһәребезнең чит күзләрдән яшеренгән урыннары да сурәтләгән. Казан Кремле, Бауман урамы, чиркәүләр, мәчетләр һәм шәһәр парклары – бәйгедә катнашкан рәссамнар арасында иң популяр объектлар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Саумы, Казан!» конкурсы Казан мэриясе тарафыннан Татарстан башкаласының заманча сәнгать образын булдыру һәм хәзерге авторларның иҗади потенциалын үстерүгә ярдәм итү максатыннан оештырылды.

Конкурста катнашучыларның эшләре белән күргәзмә 11 октябрь көнне 11:00 сәгатьтә Казан Кремленең Гавами урыннар бинасында (2 нче подъезд) ачылачак. Ул 29 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot