news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Саумы, Казан» бәйгесендә күн эшкәртү, керамика, киез басу, чигү юнәлешләре була

«Саумы, Казан» бәйгесендә күн эшкәртү, керамика, киез басу, чигү юнәлешләре була
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

«Саумы, Казан» бәйгесе быел декоратив-гамәли сәнгать буенча оештырыла һәм бәйгегә эшләр күн эшкәртү, керамика, киез басу, чигү юнәлешләре буенча кабул ителә. Бу хакта «Татар-информ»да Казан мэриясенең җәйге милли проектларына багышланган матбугат очрашуында Казан Башкарма комитеты Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон хәбәр итте.

«Саумы, Казан» бәйгесе беренче елны әдәби конкурс, дип игълан ителгән булса, һәм анда язучылар көч сынашса, былтыр рәссамнар үзләренең Казанга багышланган картиналарын иҗат итсә, быел без декоратив-гамәли сәнгать бәйгесе игълан итәбез. Бәйге дүрт юнәлеш буенча оештырылачак: күн эшкәртү, керамика, киез басу, чигү», – диде ул.

Бәйгедә 18 яшьтән олырак Татарстанда һәм Татарстаннан читтә яшәүче профессиональ осталар катнаша ала. Бүләкләү фонды – 2 млн сум.

«Гаризаларны 20 июльгә кадәр кабул итәчәкбез. Шулай ук гаризалар белән бергә эшләрнең фотоларын җибәрергә кирәк булачак. Иң яхшы эшләрдән күргәзмә оештырылачак һәм буклет чыгарылачак», – дип, билгеләде Айсылу Лерон.

news_right_1
news_right_2
news_bot