news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Саумы, Казан!» бәйгесе җиңүчеләре 1,6 миллион сумлык приз фондын үзара бүлешәчәк

Казанда шәһәргә һәм аның тарихына багышланган «Саумы, Казан!» бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова эшлекле дүшәмбедә шулай дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова яза.

Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала. Бәйгегә 2025 елдан да иртәрәк язылмаган рус һәм татар телләрендәге шигырьләр, поэмалар кабул ителә.

Гомуми приз фонды 1,6 миллион сум тәшкил итә. Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә, «Казан турында шигырьләр циклы» номинациясендә җиңүчеләрне – 70 мең, ә иң яхшы поэма авторларын 100 мең сумга кадәр акчалата бүләк көтә.

Гаризаларны 15 августка кадәр «Саумы, Казан!» / «Здравствуй, Казань!» бәйгесенә тамгасы белән saumykazan@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Конкурска ел ахырына кадәр йомгак ясалачак, ә иң яхшы әсәрләр шигъри җыентыкка керәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot