Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шәүкәт Мирзиёев Миңнехановны Татарстан Рәисе вазифасына яңадан сайлануы белән котлады
Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев Татарстан Республикасы Рәисе вазифасына яңадан сайланган Рөстәм Миңнехановка котлау юллады.
Миңнехановның җиңүе Татарстан халкының ышанычын раслый, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә шәхсән катнашуын ассызыклый, дип язган Мирзиёев мөрәҗәгать текстында.
«Бүгенге көндә уртак сәнәгать кооперациясе проектлары һәм гуманитар программалар уңышлы гамәлгә ашырыла, алар Үзбәкстан белән Россиянең дуслыгын, киң колачлы стратегик партнерлыгын һәм союздашлык мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итә», - дип белдергән Мирзиёев.
Азактан Үзбәкстан Президенты Татарстан Республикасы Рәисенә сәламәтлек, иминлек һәм яңа уңышлар теләгән, шулай ук Миңнехановны Үзбәкстанда күрергә һәрвакыт шат булачагын билгеләп үткән.
Исегезгә төшерик, вазифага яңадан сайланган Республика Рәисен башка лидерлар да актив котлый. Алар арасында Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко һәм Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Жапаров та бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз