news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате бәйгесе җиңүчеләре билгеле
https://saby.tatarstan.ru/

28 ноябрьдә Сабада Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате конкурсының йомгаклау этабы булды. Бәйгене балалар милли театр сәнгатен үстерү максатыннан Балалар иҗат үзәге оештыра. Бу турыда Саба районының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Конкурста катнашу өчен 31 театраль күренеш тәкъдим ителде. Шулар арасыннан иң яхшы 9 коллектив йомгаклау (финал) этабында чыгыш ясады. Жюрида Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Венера Шакирова, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты Олег Фазылҗанов бәя бирде.

Кечкенәләр төркеме (1-4 класслар):

1 урын – Теләче районы Олы Мәтәскә урта мәктәбенең «Тамчы» театр коллетивы. 

2 урын – Саба районы Эзмә урта мәктәбенең «Балачак» театр коллективы. 

Уртанчылар төркеме (5-7 класслар):

1 урын – Әтнә районы Бәрәскә урта мәктәбенең «Дуслык» театр коллективы. 

1 урын – Саба районы Олы Кибәче урта мәктәбенең «Күңелле сәхнә» театр коллетивы. 

2 урын – Саба районы Байлар Сабасы гимназиясенең «Яшь талантлар» театр коллективы. 

Зурлар төркеме (8-11 класслар):

1 урын - Саба районы Сәләтле балалар өчен мәктәп - интернатның «Мизгел» театр коллективы. 

2 урын – Теләче районы Шәтке урта мәктәбенең «Күңелле сәхнә» театр коллетивы. 

Иң төп приз - Гран-прига Казан шәһәренең Идел буе районы 16 нчы номерлы татар-инглиз гимназиясенең «Нур» театр коллетивы ия булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100