Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сәүдәгәр Сибиряковның Казандагы йортын мәдәни мирас объекты дип танырга мөмкиннәр
Казанда XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында төзелгән, сәүдәгәр Гайли Сибиряков йорты буларак билгеле бина (Татарстан урамы, 10) төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты статусын алырга мөмкин. Бинаны дәүләт реестрына кертү турындагы карар хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза. Документ расланганнан соң бинаның статусы күтәреләчәк.
Тасвирламада күрсәтелгәнчә, йорт аркасы булган ике катлы бинадан гыйбарәт. Аның төп фасады Татарстан урамына чыгып тора һәм үзенчәлекле декоратив бизәкле асимметрияле композициядә эшләнгән. Җәясыман формадагы тәрәзәләре һәм аркасы махсус ташлар белән бизәлгән.
Йортның кайчан төзелүе төгәл билгеле булмаса да, бина II гильдия сәүдәгәре Сибиряковның элеккеге биләмәсенең төп элементы булып санала. Бинаның калган корылмалары совет чорында юкка чыккан. Беренче катта хуҗалык корылмалары – лапас, утын сарае, шулай ук арендага бирелә торган торак бүлмәләр урнашкан булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз