Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәүдәгәр Әсәдуллаевның Мәскәүдәге йортын Татарстан Республикасы милкенә тапшырачаклар
Сәүдәгәр Әсәдуллаевның Мәскәүдәге йортын Татарстан Республикасы милкенә тапшыру карары турында бүген Татарстанның Мәскәү вәкиллегендә узган «Татмедиа» делегациясе белән очрашуда Татарстан Республикасы Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Россия Президенты Администрациясе милкендә булган бинаны тиз арада тапшыру өчен кирәкле документлар әзерләнә.
Сәүдәгәр Әсәдуллаевның йорты Мәскәүнең татар милли-мәдәни автономиясе оешмасының даими резиденциясе булып тора. Ел саен бинада 12гә якын якташлык җыелышы уза. Мәскәү һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән татарлар монда аралашу һәм актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу өчен очраша.
Белешмә:
Әсәдуллаев йорты архитектор Владимир Краузе проекты буенча 1914 елда шәһәрнең Үзәк административ округының Замоскворечье районында тарихи Татар бистәсе территориясендә салынган. Төзелешне Баку нефть сәнәгате эшмәкәре Шәмси Әсәдуллаев инвестицияли. Ул төзелеш эшләре тәмамланганчы вафат була.
Төзелеш тәмамланганнан соң бинада мөселман балалары өчен мәктәп ачалар. Тиздән Әсәдуллаев йорты бөтен Россия татарларын җәлеп итүче урынга әйләнә. 1917 елда анда Бөтенроссия мөселманнар съезды уздырыла. 2003 елда бинада Татар мәдәни үзәге ачыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз